Логотип «Мәйдан» журналы

Кама Аланында АЭС-5 төзелеше расланган

Россия Хөкүмәте энергетика өлкәсендә территориаль планлаштыруның яңа схемасын раслаган. Аңа 2030 елга кадәр энергетика өлкәсендәге федераль дәрәҗәдәге объектларны урнаштыру ниятләнгән территорияләрнең...

Россия Хөкүмәте энергетика өлкәсендә территориаль планлаштыруның яңа схемасын раслаган.
183367_1000
Аңа 2030 елга кадәр энергетика өлкәсендәге федераль дәрәҗәдәге объектларны урнаштыру ниятләнгән территорияләрнең төрләре, әһәмияте һәм характеристикасы турындагы мәгълүматлар кергән. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган шул хактагы карар Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

Схемага Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендәге Татарстан АЭСы да кергән.
Биредә Татарстанның энергетик потенциалын арттыру максатында 2030 елга кадәр АЭС-5 төзелеше ниятләнгән.
Документка белешмәдә әйтелгәнчә, схема Россия Энергетика министрлыгы боерыгы белән расланган 2014-2020 елларга Россиядә бердәм энергетика системасын үстерү программасы  нигезендә эшләнгән.


Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар