Логотип «Мәйдан» журналы

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин. Бу турыда биредә яшәүчеләр белән очрашуда бистә башлыгы Александр Павлов әйтте. Бу хакта Татарстан Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәб...

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин. Бу турыда биредә яшәүчеләр белән очрашуда бистә башлыгы Александр Павлов әйтте. Бу хакта Татарстан Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
019 Фото: e-nkama.ru
Бистә җитәкчесе сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин. Кама Аланы кешеләре карар кабул итәргә һәм референдумда тавыш бирергә тиеш. Әгәр тавыш бирүдә 50 проценттан артык кеше катнашса, нәтиҗәләр кабул ителә.
Александр Павлов Кама Аланы кече шәһәр статусы алгач, биредә яшәүчеләргә максатчан программаларда катнашырга һәм шәһәр территориясенә инвесторлар җәлеп итәргә җиңелрәк булачак, дип белдерде.
Агымдагы елда Кама Аланында «Аквамарин» бассейны ачылды, балалар бакчалары һәм торак фонд ремонтладылар, экопарк төзелеше бара, гомумән, бистә төзекләндерелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/25/172244/

Комментарийлар