Калкансыман биз өчен файдалы 8 ризык
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, бөтен организм зыян күрә.Аның сәламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә: Алма. Ул калкансыман бизне яман шеш күзәнәкләреннән саклый. Краб ите, диңге...
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, бөтен организм зыян күрә.
Аның сәламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә:
Аның сәламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә:
- Алма. Ул калкансыман бизне яман шеш күзәнәкләреннән саклый.
- Краб ите, диңгез продуктлары. В12 витамины белән цинкка бай әлеге продуктлар иммунитетны яхшырта.
- Диңгез кәбестәсе. Калкансыман бизне авырулардан саклый торган йодка ия ул.
- Суган шулай ук иммунитетны яхшырта.
- Кара җиләк. Калкансыман биз эшчәнлегендә гормональ тайпылышларны булдырмый.
- Бал белән чикләвек. «Ялкау» калкансыман бизне эшләтергә сәләтлеләр. 3-4 әстерхан чикләвеген ваклап, бер аш кашыгы бал белән бутап, иртән ач карынга ашагыз. Ике атна һәр көнне ашарга тырышыгыз.
- Лимон белән бал. Калкансыман бизнең эшчәнлеген активлаштыра. 2-3 лионны кабыгы белән вак угычта уарга. Аннан якынча бер стакан лимон боламыгы чыгарга тиеш. Шуның кадәр үк бал кушып, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куегыз.
Комментарийлар