Калининградта Фатих Кәримне искә алу чараларында шагыйрьнең кызы катнашачак
Бүген һәм иртәгә, ягъни, 1-2 март көннәрендә Калининград өлкәсендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чарада шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым да катнашачак. Бу хакта җирле татарларның "Кардәшл...
Бүген һәм иртәгә, ягъни, 1-2 март көннәрендә Калининград өлкәсендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чарада шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым да катнашачак. Бу хакта җирле татарларның "Кардәшләр" оешмасы хәбәр итә.
![ÐалинингÑадÑа ФаÑиÑ
ÐÓÑимне иÑÐºÓ Ð°Ð»Ñ ÑаÑалаÑÑнда ÑагÑйÑÑнең кÑÐ·Ñ ÐºÐ°ÑнаÑаÑак](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/01/069.jpg)
- Фатих Кәрим (1909-1945) сугыш бетәргә өч ай кала, 1945 елның 19 февралендә Кенинсбергны фашистлардан азат иткәндә һәлак була. Аның дистәләгән шигырьләреннән тыш, 18 поэма, 2 повесть, 1 драма, тәрҗемәләре, әдәби-тәнкыйть һәм публицистик хезмәтләре мирас булып кала.
Бүген Багратионда Фатих Кәрим һәлак булган һәм җирләнгән урыннарга чәчәкләр салу, җәмәгатьчелек белән очрашу уздыру ниятләнә.
Иртәгә, 2 март көнне өлкәнең Тарихи сәнгать музеенда әдәби кичә узачак.
Комментарийлар