Логотип «Мәйдан» журналы

“Калеб. Яңа дулкын” иҗади бәйгесенең яңа этабына 10 яшь шагыйрь үтте

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын җыены “Калеб. Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләр бәйгесе узды. “Яңа дулкын”ның сайлап алу турында 6 остаз 17 яш...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын җыены “Калеб. Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләр бәйгесе узды.
15094836_1351361231554407_9103477722227759888_n
 
“Яңа дулкын”ның сайлап алу турында 6 остаз 17 яшь шагыйрь иҗатына бәя бирде. Жюрида язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, язучы Фәүзия Бәйрәмова утырды.
Чарада иң элек һәр шагыйрьнең бер әсәрен театр артистлары Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкарды. Аннан соң яшь иҗатчы үзе сәхнәгә чыгып, икенче бер шигырен укып күрсәтте.
Луиза Янсуар әйтүенчә, һәрбер актер үзенең тоткан дәрәҗәсенә, яшенә карамый әлеге проектта бик теләп катнашкан. Алар - Алсу Сәлахова, Гөлзилә Гафурова, Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Наилә Фәйзрахманова, Эльвира Рәфыйкова, Регина Газизҗанова, Ләйлә Хәбибуллина, Римма Фәррахова, Эльнар Байназаров, Алинә Галиева, Ландыш Салихова, Алия Әбрарова, Рузилә Әмирова, Зөлфия Ибләминова, Гөлүсә Шиһапова.
Жюри әгъзалары яшь шагыйрьләрнең әсәрләрендә образ чагылышына, аның темасына һәм шигырьнең тәмамланганлыгына игътибар итте.
17 иҗатчыдан бары 10сы гына жюри сынауларын уза алды. Алар Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рәфыйкова.
Гыйнвар аенда "Калеб" яңа буын җыены “Яңа дулкын” проектының икенче этабын үткәрәчәк. Сайлап алынган 10 шагыйрь шигъри спектакль күрсәтәчәк.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар