Логотип «Мәйдан» журналы

Кайнатмасаң, файдалы

Табиблар көненә ким дигәндә 2 литр су эчәргә киңәш биргәндә, аның кайнатылмаганын күздә тота. Кайнатканда суның составы үзгәрә, шуңа бәйле, мәсәлән, кислород парга әйләнә, ә файдалы матдәләр югары тем...

Табиблар көненә ким дигәндә 2 литр су эчәргә киңәш биргәндә, аның кайнатылмаганын күздә тота. Кайнатканда суның составы үзгәрә, шуңа бәйле, мәсәлән, кислород парга әйләнә, ә файдалы матдәләр югары температура йогынтысы аркасында юкка чыга.
kipyashhij-chajnik
Бу күзлектән, кайнаган су – ул “үле” су, чөнки анда файдалы матдәләр, әйтик, шул ук кислород та калмый. Аквариумга шуның өчен кайнаган су салмыйлар да, кислород булмагач, балыклар да тончыга.
Кайнаган суның файдасы эчәр суны башкача чистарту мөмкин булмаганда гына үзен аклый. Мәсәлән, сыйфаты шикле суны, ни генә әйтмә, кайнатып эчү хәерле.
Белгечләр фикеренчә, кайнаган суның зыяны анда файдалы матдәләр булмавында гына түгел, икенче нәрсәдә. Кайнаган су эчкәннән соң күпләр күз төпләре шешенүгә игътибар иткәндер. Кайнаган су ябыгуга да булышлык итми. Ә менә чиста чишмә суы матдәләр алмашынуны тизләтә.
 
Фото Интернет челтәреннән.

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар