Логотип «Мәйдан» журналы

Кайбыч районында кош гриппы авыруы таралуга юл куймау буенча чаралар күрелә

Кичә Кайбыч районы Советы бинасының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – рай...

Кичә Кайбыч районы Советы бинасының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – районга А тибындагы кош гриппы янау. Әлеге мәсьәлә буенча район ветеринария бүлегенең баш табибы Илсур Зиядиев чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, кош гриппы Чувашия Республикасының Комсомол, Батыр, республикабызның Чүпрәле, Тәтеш районнарында ачыкланган. Шул ук вакытта, Ульянково авылының бер шәхси хуҗалыгында да кош гриппы очрагы теркәлгән. Шәхси хуҗалыкта кошларның күпләп үлүе күзәтелсә, аларны күмеп куярга түгел, ветеринария табибларына хәбәр итәргә кирәк. Ул кошларда кош гриппы авыруы расланса, күмелгән кошлар авыруны тарату чыганагы булачак. Шуңа күрә аларны яндырырга кирәк.
- Бу бик җитди мәсьәлә, вакытында чаралар күрелмәсә, әлеге чир бөтен районга таралырга мөмкин. Шуңа күрә, авыл җирлекләре башлыкларына үз территориягездәге авылларда шәхси хуҗалыкларны йөреп чыгарга, андагы кошлар күләмен, авыру, авыру булмавын ачыкларга кирәк булачак. Эшмәкәрләргә, сатучыларга район территориясенә Чувашия Республикасыннан кошлар, кош ите кертүне тыярга. Шуның өчен Мәлки авылы янында пост куеп, Чувашиядән кергән барлык автомобильләрне тикшерергә кирәк. Бу эшкә ветеринария белгечләрен, хокук саклау органнарын җәлеп итәргә. Алдагы ике- өч атна эчендә йорт кошлары сатып алудан тыелып торырга кирәк. Алдан алынган кошларны урамга, елга- күл буйларына чыгармаска киңәш итәм, - диде Альберт Илгизәрович.
Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина әйтүенчә, кош гриппы кешеләргә дә йогарга мөмкин. Шуңа күрә авылдагы фельдшер- акушерлык пунктлары мөдирләре үз территорияләрендәге халыкны кисәтергә, профилактик чаралар алып барырга тиеш. Ул шулай ук, шашлык өчен кош ите кулланудан тыелырга кирәклегенә басым ясады. Чөнки ит тулысынча пешеп бетмәгән очракта, авыру ит аркылы кешегә йогарга мөмкин.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – район сулыкларында суга бату очракларын булдырмау.
- Кечкенә генә Кайбыч районында соңгы ун көн эчендә суга батуның икенче очрагы теркәлде. Район административ комиссиясенең мобиль төркеме район авылларындагы сулыклар янында булып, куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып баралар. Районда су коену өчен махсус урыннар юк, шуңа күрә халык кайда туры килә, шунда су коена. Алкогольле эчемлекләр кулланган кешегә диңгез тубыктан дигәндәй, алар суның тирәнлеген, салкынлыгын да карамыйча, суга сикерәләр. Кызуда пешкән, спиртлы эчемлек кергән организмны салкын суда көзән җыера. Бу очракта кеше берни эшли алмый, суга бата. Авылда кешеләрнең кайда су коенуы билгеле, шуңа күрә авыл җирлекләре башлыклары халык, укытучылар су коену урыннарына барып, мәктәп укучылары арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш, - диде район башлыгы.
Утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе – комиссия рәисе Алексей Макаров, аның урынбасарлары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветеринария, терлекчелек тармагы белгечләре, район үзәк сырхауханәсе баш врачы, кайбер эшмәкәрләр катнашты, диелгән район хәбәрендә.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар