Логотип «Мәйдан» журналы

Кайсыбер смартфоннарда WhatsApp мессенджеры эшләүдән туктаячак

Киләсе елның 1 февраленнән операция системалары искергән гаджетлар WhatsApp мессенджерын файдалана алмаячак. Бу хакта кушымтаның рәсми сайтында хәбәр ителә.Сүз Android 2.3.7 һәм iOS 8 операция система...

Киләсе елның 1 февраленнән операция системалары искергән гаджетлар WhatsApp мессенджерын файдалана алмаячак. Бу хакта кушымтаның рәсми сайтында хәбәр ителә.
smartfon
Сүз Android 2.3.7 һәм iOS 8 операция системалы җайланмалар турында бара. Әлеге операция системалары кушымталарында кайбер функцияләр теләсә кайсы вакытта эшләүдән туктарга мөмкин, диелә.
31 декабрьдән соң Windows Phone операция системасында да бу кушымта эшләүдән туктатылачак.
WhatsApp мессенджерын уйлап табучылар Android 4.0.3 һәм iOS 9, шулай ук бу операция системаларының соңрак чыккан төрләрен кулланырга киңәш итә.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/01/194550/

Комментарийлар