Кайда да йөрәктә...
Хатирә.
1966 елның язы. Ташкент... Шушы шәһәрдәге үзешчән татар-башкорт ансамбленең инициативасы белән халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулуга багышланган юблей кичәсен үткәрү өчен бөтен хәстәрлекләр күрелде. Күптән инде афишалар эленде, артистларыбыз да әзер иде. Докладтан тыш, шагыйрь турында истәлекләр сөйләшеп тә куйган идек. Г. Тукай Петербургка баргач, Шакир ага сырхау Габдулланы атаклы профессор-врачларга күрсәтеп йөргән. Тукай үзе дә бу турыда «Петербургтан хатлар» дигән язмасында: «... Петергбургта университет докторына күрендем, кыяфәте белән пәйгамбәр төсле кеше икән. Ул Петербургтан китәргә, кымыз белән дәваланырга кушты. Аны Шакир Мөхәммәдьяров минем номерыма алып килгән иде...» – дип язган. Кыскасы, сөекле Тукаебыз хөрмәтенә үткәреләчәк кичәбез энәсеннән җибенә кадәр җентекләп әзерләнгән иде.
Менә шулай үзебезгә күрә изге теләкләр, якты өметләр белән канатланып кына йөргәндә, 25 апрель иртәсендә... җир тетрәде! Хәтерләрдә озак сакланырлык зур фаҗига иде бу. Яшермим, бу хәл безне дә зур шөбһәгә салды. Ашагыч рәвештә кабат җыелдык. Нишләргә? Кайбер иптәшләр: «Ул нинди кичә инде? Түбәсез калган кешеләр күп. Әдәби-музыкаль кичә урынына кайгы кичәсе булып чыкмагае», – дип шикләнде. Озак бәхәсләшкәннән соң, үткәрергә булгач – үткәрергә, дигән карарга килдек. Үткәрергә дисәк тә, күңелләрне барыбер бертуктамый шик корты кимереп торды. Ә шулай да кеше килер микән? Моңарчы барлык кичәләр дә зур тантана белән үтә иде. Үзбәкстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты хуплавы белән 1961–1962 елларда Ташкентның Юлдаш Ахунбабаев исемендәге мәдәният йорты каршында эшли башлаган бу ансамбльнең һәр чыгышы көтеп һәм шатланып каршы алына торган иде. Татар шагыйрьләре һәм әдипләре Һади Такташка, Нәкый Исәнбәткә, Муса Җәлилгә, Галимҗан Ибраһимовка һәм бөек мәгърифәтче Каюм Нсыйрига багышлап үткәрелгән кичәләр безгә бетмәс-төкәнмәс илһам һәм куаныч китергән иде. Инде бөек Тукаебыз кичәсе ничек үтәр?
Менә безнең көткән көн дә килеп җитте. Сәхнә түреннән Сөембикә манарасы фонында танылган художник Әнвәр иптәш Назыйров ясаган Г. Тукай рәсеме халыкка карап тора. Зал шагрым тулы, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Юбилей кичәсенә Урта Азиядә җирле халыкка аң-белем тараткан, хәреф танымаучыларны укырга-язарга өйрәткән мәгариф ветераннары да, Ташкентта Үзбәкстан совет матбугатын оештыручыларның берсе Сәхи Рәхмәти кебек өлкән буын журналистлар да, В. И. Ленин исемендәге Ташкент дәүләт университеты профессоры Бакый ага Хәлидов кебек хөрмәтле кешеләр дә килгән иде. Һәр юбилей кичәләрендә була торганча, доклад та укылды, концерт та куелды. Шулай да иң тәэсирлесе шагыйрьне якыннан белгән, аның белән бергә-бергә чәйханәләргә йөргән хөрмәтле кунагыбыз Шакир ага Мөхәммәдьяровның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында сөйләгән истәлекләре булды. Чөнки тере Тукайны күргән, күрү генә түгел, якын дусты булган кешедән шагыйрь турында ишетү бермә-бер кызыклы иде, әлбәттә. «Кайчагында асыл әйберләрнең сыйфатын башкалардан аеру өчен еракка китебрәк карарга кирәк, – дип сөйләде ул кичәдә Шакир ага. – Шуның кебек, Ватанга, туган халкыңа, туган илеңә, Г. Тукай кебек үлмәс даһиларга булган мәхәббәтнең көче туган җирдән еракта тагын да көчлерәк, ачыграк чагыла. Петербург университетында укып йөргәндә дә, бигрәк тә Парижның Сорбонна университетында белем алганда да Г. Тукай шигырьләре күңелдән чыкмады, туган җиргә, туган илгә чакырып торды. Тукай поэзиясе мине мәңгеллеккә туган җирнең мәҗнүне итте...»
И Тукай!..
Күңел тагын хатирәләргә чумды...
...1963 елны ансамбльнең һәвәскәр артистлары инициативасы белән сабан туе үткәрелде. Бу милли бәйрәмне башлап Г. Тукай ачты. Әйе, әйе! Мондый хокукны олуг Тукаебызга бирделәр. Бу юлларның авторына сөекле шагыйребез Г. Тукай образын гәүдәләндерү бәхете тиде. Сабан туен ачканнан соң мин аның «Туган авыл» дигән шигырен сөйләдем. Г. Тукайдан соң бер-бер артлы Максим Горький, Тарас Шевченко, Муса Җәлил, Хәмзә Хәкимзадә Ниязи образлары сүз алды. Бәйрәм күңелле үтте.
Сабантуйны ябарга гына торганда, башына түбәтәй кигән бер үзбәк карты мәйдан уртасына – безгә таба килә башлады. Төрле яктан сәламләп аңа юл бирделәр. Бу – Үзбәкстанның халык шагыйре Гафур Голәм иде. Ул безнең бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр беренче рәттә карап утырган икән. Алкышлар башлангач, түзмәгән, мәйдан уртасына чыгып, Үзбәкстан язучылары исеменнән безне – башлап йөрүчерәрне һәм парк дирекциясен тәбрик итте, кулыбызны кысты, халыклар дуслыгы турында матур-матур сүзләр әйтте. Шулай итеп, Г. Тукай үзе исән чагында очраша алмасалар да, ике тугандаш халыкның бөек уллары сабан туе мәҗлесендә кул кысышты.
Тукайга юл берәр вакыт өзелер микән? Юк. Бу – мөмкин булмаган, мөмкин булмастай хәл. Җирдә үз Ватаныңа, халкыңа, туган илеңә булган чиксез мәхәббәт сүнмәсә, Тукайларга мәхәббәт сүнмәячәк. Безнең халык, еракларга китеп, туган иленең кадерен ныграк татыган саен, туган телгә, Такайга якыная. Еллар үткән саен, Тукайның кадере арта гына бара.
Фәтхулла АБДУЛЛИН
Ташкент – Түбән Кама
1966-2022
«Мәйдан» № 12, 2022 ел
Комментарийлар