Логотип «Мәйдан» журналы

Каеннар да сине сагына

Шушы көннәрдә Яшел Үзән районы Татар Танае авылы халкы авылдашлары, язучы Афзал Шамовның тууына 115 ел тулуга багышланган «Танаемда – гади бер авылда, Шамов дигән язучы туган...» дип исемләнгән кичәгә...


Шушы көннәрдә Яшел Үзән районы Татар Танае авылы халкы авылдашлары, язучы Афзал Шамовның тууына 115 ел тулуга багышланган «Танаемда – гади бер авылда, Шамов дигән язучы туган...» дип исемләнгән кичәгә авыл мәдәният йортына җыелды.



1018117f01c19c6ed27c0f2c97f37a79_XL
Авылдашлары Афзал ага Шамов белән горурлана. Күпме генә вакыт эчендә язучы тормышының һәр мөһим чорларына тукталып, иҗатын бар яктан яктыртып, профессиональ дәрәҗәдә тамашачыга җиткерү танайлылар өчен әллә ни авырлык тудырмагандыр дип уйлыйм Әмма мәктәп коллективына, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, авыл үзешчәннәренә күпме әзерлек, тырышлык, җаваплылык таләп ителгәнлеге хак. Чөнки бу бәйрәмдә олысы да, кечесе дә сәхнә түрендә иде. Авылдашларының «Рәүфә», «Госпитальдә» һәм башка әсәрләреннән өзекләрне шулкадәр оста уйнадылар ки, Танай халкына зур итеп афәрин диясе генә килә. Биредә олы язучының исемен мәңгеләштерү буенча эшләр акрынлык белән булса да, алга бара. Татар Танае мәктәбе 1991 елдан бирле Афзал Шамов исемен йөртә. Быел исә тагын бер зур вакыйга көтелә – көзгә мәктәп алдында язучының бюсты куелыр дигән өмет бар, һәрхәлдә, инде проектын күреп шатландык. Бу хакта район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев хәбәр итте. «Бөек исемне мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз», – диде ул үз чыгышында.
Әлбәттә, бәйрәмнең иң зур, көтеп алынган кунаклары язучының кызы Әлфия апа Шамова һәм туганнары, оныклары иде. Әлфия ханым әтисе кебек тырыш, тынгысыз кеше. 1220 солдат хаты кергән ике китап бастырып чыгарган ул. Әлеге китапларны һәм әтисе турында газета-журналларда басылып чыккан язмаларны ул мәктәпкә һәм китапханәгә бүләк итте.
– Әтием турында күп сөйләргә була, 3 сугышта катнашкан, 7 немецны берүзе пленга алган кеше ул. Безнең нәселебез затлы. Дүрт профессор гына бар бездә, кандидатлар да күп, укытучыларның гомуми стажы мең елдан артык, – дип сөйли ул горурланып. Әлфия апа мәктәптәге Афзал Шамов музеена әтисенең язу машинасын һәм радиоприемнигын тапшырды.
Якташыбызны олылап, Татар Танаена бер төркем мөхтәрәм язучылар, шагыйрьләр дә кайткан иде.
– Ул – классик язучы! Ә мондый исемне теләсә нинди кешегә карата әйтеп булмый.
Иҗатыңны үзеннән соң да халыкка җиткерүче булу – язучының бәхете ул. Әлфия ханым нәкъ шул хезмәтне башкара. Киң катлау укучыларга билгеле булмаган әсәрләрен бастырып чыгарды, эшен югары бәялибез, – диде әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин.
Шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Эльмира Шәрифуллина, Лениза Вәлиева, драмАтург  Юныс Сафиуллин, прозаиклар Рәфкать Кәрами, Марат Әмирханов та якташыбызны юксынуларын, Афзал аганы сагынып яшәүләрен җиткерде. Чөнки күпләр аның белән якыннан аралашып яшәгән.
Каеннарың да сине сагына... Бу шигъри юллар кичәдә еш яңгырады. Йорты каршысына утырткан каеннары гына түгел, аларның инде саны уннан ким, ә авылдашлары да бик сагына язучыны. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче булып эшләгән Әминә апа Салихова да Афзал ага белән бик тыгыз элемтәдә яшәгәнлеген, аның бәйрәм саен открыткалар җибәрүен, авыл хәлләрен белешеп хат язуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Кулы белән язган хатларын да укыды. Олы әдип туган авылына соңгы тапкыр 1963 елларда кайта. Өченче буын туганы булып саналган Ринат Шиһабиев та Казанда очрашып, бергә чәй эчеп, туган ягы турында гәпләшеп утыруларын сагынып, искә алып сөйләде.
Фотода: Афзал Шамов утырткан каеннар Фотода: Афзал Шамов утырткан каеннар
Афзал ага Шамовның арабыздан китүенә инде күпме еллар узса да, аның мәңге үлмәс әсәрләре, үрнәк булырлык холкы, кешелеклелеге, туган авылын, авыл-дашларын яратуы күңелебезне гел җылытып торыр. Киләсе юбилейларын да шулай зурлап уздырырлык, Венера Гарипова, Сания Тимершина, Фәнис Мирхәтуллин һәм башка милләт дип янып йөрүчеләргә алмаш тәрбияләнеп үсәр, әдипнең туган авылында  суынмас, ә киресенчә, еллар узган саен яңара гына барыр дип ышанасы килә.

 
http://www.sptatar.ru

Комментарийлар