Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчылар “Биеклек”тә сынау үтә

“Биеклек” – Татарстандагы өр-яңа телевизон музыкаль проект. Аны ТМТV телеканалы әзерли. Анда татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнаша.2 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза...


“Биеклек” – Татарстандагы өр-яңа телевизон музыкаль проект. Аны ТМТV телеканалы әзерли. Анда татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнаша.



биеклек
2 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак чарада 45 номинат катнашачак. Моннан тыш та җыр осталары булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
Биредә сәхнә йолдызларын да, шулай ук эстрадага кыю тәүге адымнарын ясаганнарны да онытмыйлар. “Алдан ук әйтеп куябыз, безнең проектны фәкать замана белән атлаучылар гына кабул итәчәк. Сәхнәдә тамашачы көтмәгән яңалыклар да күп булачак. Артистларыбыз зал белән селфи да ясый. Тантаналы өлеш башланганчы, тамашачыларыбызга шоу- программа тәкъдим ителәчәк”, - дип сөйләде ТМТV каналының редакторы Лилия Кадырова.
Күпләрне яшь музыкаль каналның әлеге проекты “Татар җыры” фестивален кабатламасмы дигән фикер борчый. Оештыручылар исә юк, дип кистереп әйтә. Музыкаль телевизион премиядә танылган, әлеге вакытта халык мәхәббәтенә күмелгән, уңышның биеклеген белгән артистлар булачак. Шуңададырмы, премиянең исеме – “Биеклек”.
Канал редакторы номинациядә җиңүчеләр алтын очлы бәллүр статуэтка белән бүләкләнәчәк, ди. Статуэтка оештыручыларның эскизлары буенча махсус эшләнгән.
Шоуны ТМТV каналында эшләүчеләр алып барачак. Болар – Фирдүс Тямаев, Гөлназ Сәфәрова, Ранил Нуриев, Илвина, Айрат Ильясов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һ.б.
Премияне тапшыру тантанасында Россия күләмендә танылган шәхесләр дә - Алсу, Максим, Роза Сябитова, Эльмира Кәлимуллина, ТНТ телеканалының «Танцы на ТНТ» җиңүчесе Илшат Шабаев, Екатерина Скулкина сәлам җиткерер, дип уйланыла.
Әлеге премияне алуга дәгъва итүчеләр арасында танылган башкаручы Илсөя Бәдретдинова да бар. Ул үзен дүрт номинациядә сыный.
Музыкаль телевизион премияне тапшыру тантанасы – татар халкының мәхәббәтенә лаек булган җыр һәм моң бәйрәме булыр, дип ышандыра оештыручылар.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар