Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Земфирага футбол буенча Дөнья чемпионатында чыгыш ясау тыелды

Танылган Россия рок-җырчысы Земфирага Дөнья чемпионаты узган вакыт аралыгында Түбән Новгород һәм Калининград стадионнарында чыгыш ясау катгый тыелган. Бу хакта җырчының рәсми сайтында хәбәр ителә.— Бе...

Танылган Россия рок-җырчысы Земфирага Дөнья чемпионаты узган вакыт аралыгында Түбән Новгород һәм Калининград стадионнарында чыгыш ясау катгый тыелган. Бу хакта җырчының рәсми сайтында хәбәр ителә.

— Безгә футбол буенча дөнья чемпионаты барышында каплаулы мәйданчыкларда массакүләм мәдәни чаралар уздыру тыелды, - дип языла хәбәрдә.
Фестивальләрне оештыручы мәгълүматлары буенча, элегрәк җырчы белән чаралар уздыру буенча килешүләр имзаланган булган. Хәзер аларны гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.
 
 

Комментарийлар