Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Виталий Агапов: Керәшеннәрнең килеп чыгышы төрки-татардан

Татарстанның халык артисты, автор-башкаручы Виталий Агапов керәшен халкының килеп чыгышын төрки-татар дип атады.«Телебез - татар икән, безнең килеп чыгышыбыз да — төрки-татар. Без — татар телле халыкл...

Татарстанның халык артисты, автор-башкаручы Виталий Агапов керәшен халкының килеп чыгышын төрки-татар дип атады.
«Телебез - татар икән, безнең килеп чыгышыбыз да — төрки-татар. Без — татар телле халыклар исәбеннән. Ул тел бетсә, без барыбыз да бетәчәкбез. Татар да, керәшен дә, мишәр дә калмый. Шуңа күрә телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны сакларга кирәк», — диде җырчы Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәгенә биргән интервьюсында.
Җырчы үзенең татар классында укыганын искә алды. «Аллага шөкер, татар телендә рәхәтләнеп аралашам, җырлыйм, шигырьләр язам. Татар теле — туган телем. Татар теле булмаса, җырларым беркемгә дә кирәк булмас иде. Бу җырларым аркылы мин үземне татар, керәшен халкына күрсәтә алдым. Алар мине җырчы, композитор буларак танытты», — ди ул.
«Үзегезнең телегезне, милләтегезне онытмагыз. Теле беткән халык — милләт түгел. Теле булмаган халык татар да, керәшен дә, чуваш та булмый. Бердәм булыйк, тату торыйк», — дип сөйләде Виталий Агапов.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Салават Камалетдинов/архив


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/23-10-2021/yrchy-vitaliy-agapov-ker-shenn-rne-kilep-chygyshy-t-rki-tatardan-5841651

Комментарийлар