Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Ришат Төхвәтуллин азнакайлылар белән бергә кросста йөгергән

 Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды, дип хәбәр итә район басмасы.Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистан...






 Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды, дип хәбәр итә район басмасы.




9b06dbf690c877d7d36def2167bd2edc_xl




Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирде.

Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.

Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.

" Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм",  диде ул.
 
татар-информ

Фото: aznakaevo-rt.r


 

Комментарийлар