Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Гүзәл Уразова әкәм-төкәмнәр ярдәмендә җыерчыкларга каршы көрәшә (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың һәрвакыт яшь булып күренү сере чишелде. Битендә җыерчыклар килеп чыкмасын өчен ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән, дип яза «Артистлар.ру»...

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың һәрвакыт яшь булып күренү сере чишелде.
guzel-urazova
Битендә җыерчыклар килеп чыкмасын өчен ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән, дип яза «Артистлар.ру» сайты.
Әкәм-төкәмнәрне хатынының битенә Илдар Хәкимов салып тора. Бер әкәм-төкәм яхшы, ә икәү булса, тагын да яхшырак. «Дуслар, сез күп тапкыр сораган идегез, ничек сез һәрвакыт яшь булып күренә аласыз дип. Менә шул серләрнең берсе шул — минем борын өстендә йөри. Бу чын улитка! Һәм җыерчыкларның берсе дә булмый. Бу процедура бөтен җирдә дә юк. Әмма бездә бар», — ди Гүзәл.
Әкәм-төкәмнәрнең зурлыгы бакадан ким түгел. Күпләрне куркыта торган бу процедурадан артист бик рәхәтләнеп файдалана, күрәсең.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=QXWM9-tUqbo[/embed]
 
 

Комментарийлар