Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Алсуның яңа видеоклибында Чаллы саксофонисты да катнаша (ВИДЕО)

Март ахырында Алсу "Не молчи" исемле яңа җыры белән тыңлаучыларын сөендерде һәм якын арада әлеге җырга клип төшерергә вәгъдә бирде, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.9 апрель көнне җырның видеоролигы "Yo...

Март ахырында Алсу "Не молчи" исемле яңа җыры белән тыңлаучыларын сөендерде һәм якын арада әлеге җырга клип төшерергә вәгъдә бирде, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
9 апрель көнне җырның видеоролигы "YouTube" порталына куелды. Клип Дубайда төшерелгән. Анда татар һәм башкорт эстрадасында танылган саксофонист Артур Гыйниятуллин ("Mauzer Sax") та катнашкан. Аның саксофонда уйнаган партияләрен Алсуның җырында ишетергә була.
Артур - "Агыйдел" дип аталган Чаллы татар-башкорт дуслыгы оешмасы җитәкчесе Маузер Гыйниятуллинның улы. Саксофонист егет инде елдан артык Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши һәм эшли. Дубайда Артур "Royal Mirage Dubai" кунакханәсе сәхнәсендә чыгыш ясый.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=aD-nvN8a6Ec[/embed]
 

Комментарийлар

Реклама