Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Алсу мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова (Сафина) фикеренчә, мәктәпләрдә татар телен укыту мәҗбүри булырга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән эксклюзив интервьюда, агентлы...

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова (Сафина) фикеренчә, мәктәпләрдә татар телен укыту мәҗбүри булырга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән эксклюзив интервьюда, агентлык хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.
3554 Фото: Рамил Гали
"Кызганычка, татар телен ирекле укытуның яхшы ягын күрмим. Миңа балачакта татар телен мәҗбүри өйрәткән булсалар, җиңелрәк булыр иде. Бүген миңа татар телен белү җитми. Минемчә, мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри өйрәтелергә тиеш", - диде Алсу.
Алсу Абрамова бүген Казанның "Татнефть-Арена" залында беренче тапкыр концерт бирә. Бу аның - декрет ялыннан соң тәүге чыгышы.
Концертта Алсуның кызлары Сәфинә белән Микелла һәм Абрамовларның гаилә дусты Гарик Мартиросян катнашачак.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/10/174880/

Комментарийлар