Логотип «Мәйдан» журналы

Җылытырга җыенмый: Татарстанда кырау һәм карлы яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы ике көндә республикада кырау һәм карлы яңгыр көтелүе турында ашыгыч хәбәр чыгарды."Татарстанда 21 һәм 22 май төннәрендә туфракта  -1 градуска кадәр кырау көтел...

moroz


Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы ике көндә республикада кырау һәм карлы яңгыр көтелүе турында ашыгыч хәбәр чыгарды.


"Татарстанда 21 һәм 22 май төннәрендә туфракта  -1 градуска кадәр кырау көтелә", - диелә синоптиклар хәбәрендә.


Сишәмбе 21 майда Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән яңгыр, ә төнлә юеш кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +12…+17 градус булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.
22 майда республикада бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан көньякка күчәчәк. Көндез  +14…+19 градуска кадәр җылытачак.
 
http://matbugat.ru/

Комментарийлар