Логотип «Мәйдан» журналы

Җылыту белән Татарстан елгаларында су күтәрелде

Узган тәүлектә Татарстан елгаларында су өч сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр күтәрелде, ә Минзәлә елгасында 77 сантиметрга артуы күзәтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...

Узган тәүлектә Татарстан елгаларында су өч сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр күтәрелде, ә Минзәлә елгасында 77 сантиметрга артуы күзәтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Җылыту белән Татарстан елгаларында су күтәрелде <br>
«Республика елгаларында язгы процесслар дәвам итә, елгаларның боз катламында ерганаклар барлыкка килә. Аерым сулыкларда боз күтәрелде, ә Шушма һәм Мәлләдә ул төрле тизлектә бара», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шул ук вакытта дүшәмбедән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су дәрәҗәсе үзгәрмәде диярлек, ә менә Түбән Кама ГЭСның түбән бьефында – бер метрга диярлек күтәрелде. Хәзер анда су 51,61 метр билгесендә тора.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәзер балыкчылар күпләп бозга чыга торган 96 урын контрольдә тотыла, диделәр.
Фото: Марат Халяутдинов/Новости Зеленодольска,ГУ МЧС России по РТ

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/03/183816/

Комментарийлар