Логотип «Мәйдан» журналы

Йөзем белән дәвалану

Йөзем җимеше шикәргә (27%) бай. Анда шулай ук дуплау, буяу һәм пектин матдәләре, органик кислоталар (0,9%), калий, кальций, магний, марганец, кобальт тозлары (барысы бергә 0,4% лап), эфир мае, каротин...

Йөзем җимеше шикәргә (27%) бай.

Анда шулай ук дуплау, буяу һәм пектин матдәләре, органик кислоталар (0,9%), калий, кальций, магний, марганец, кобальт тозлары (барысы бергә 0,4% лап), эфир мае, каротин, В1, В2, В6, В12, С, Р, РР витаминнары һәм фолий кислотасы бар. Орлыкларында куе май (4—19%) һәм дуплау матдәләре (1,8—8%), яфракларында С витамины күп.
Йөзем — диетик азык. Ул организмда матдәләр алмашын яхшырта, сидек кудыру, бераз гына эч йомшарту, тир чыгару сыйфатларына ия. Моннан тыш йөзем сулыш юлларында лайла бүлеп чыгаруны арттыра һәм какыруны җиңеләйтә. Ларингит, фарингит, трахеит, бронхит, бронхиаль астма, плевриттан бик файдалы. Аны организм хәлсезлегеннән, азканлылыктан, үпкә туберкулезыннан, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынганда (бигрәк тә ашказаны сыекчасының әчелеге югары булганда) һәм эч киткәндә, геморрой белән авырганда тәкъдим итәләр. Сидек кудыргыч буларак, бавыр һәм бөер, подагра һәм башка авырулардан да бик файдалы.
Йөзем җимешен яки согын кулланганда, аның йөрәк-кан тамырлары системасының функциональ бозылуын дәвалавы һәм кан басымын нормальләштерү өчен бик файдалы икәнлеге ачыкланды.
Йөзем белән дәвалану курсы гадәттә 1 —1,5 ай дәвам итә һәм, мөмкин булганда, озынайтылуы да ихтимал. Йөземнең үзен яки согын, ашарга бер сәгать кала тигез порцияләрдә, иртән, көндез, кич кулланалар. Кайчак иртәнге дозаны 100—200 г га арттырырга да кушалар. Дәвалана башлаганда көнлек доза 1 кг нан артмый һәм, әкренләп, дәвалануның ахырына 2 кг га кадәр җиткерелә.
Йөзем белән дәваланганда (ампелотерапия), җиңел азык (ак ипи, май, сыр, йомырка, пешкән балык һәм ит) кулланырга, сөттән, эшкәртелмәгән җимешләр, спиртлы эчемлекләр, минераль сулардан тыелып торырга киңәш ителә. Шикәр авыруы, симерү, ашказаны һәм унике илле эчәк, үпкә, ашказаны-эчәк тракты (эч киткәндә һәм эчәклектә көчле әчү процессы барганда) авырулары вакытында йөзем белән дәвалану һәм, гомумән, аны күп күләмдә куллану тыела.

Комментарийлар