Логотип «Мәйдан» журналы

Йосыф Акчураның татар матбугатындагы сәяси мәкаләләре төрек телендә басылып чыкты

Күренекле татар галиме, дәүләт эшлеклесе Йосыф Акчураның татар матбугатында 1908-1912 еллар арасында басылган мәкаләләре төрек телендә китап булып басылды. Җыентык “Сөргеннән Истанбулга Дарулхиләфәт (...

Күренекле татар галиме, дәүләт эшлеклесе Йосыф Акчураның татар матбугатында 1908-1912 еллар арасында басылган мәкаләләре төрек телендә китап булып басылды. Җыентык “Сөргеннән Истанбулга Дарулхиләфәт (Хәлифәлек) мәктүбләре” дип атала. Аны басмага Төркиянең Мимар Синан исемендәге уку йорты галиме, тарих фәннәре кандидаты Исмәгыйль Түркоглу әзерләгән.
Йосыф Акчураның татар матбугатындагы сәяси мәкаләләре төрек телендә басылып чыкты
Төрек галиме Исмәгыйль Түркоглу Йосыф Акчураның мәкаләләрен Казанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург калаларындагы архивларда да берничә ел эзләгән. Текстларны гарәпчә хәрефләрдән латин графикасына күчергән, аннары төрекчәгә тәрҗемә итеп, китапка туплаган.
Җыентык авторы Исмәгыйль Түркоглу кереш сүзендә Акчура фикерләренең яңа төрек җөмһүрияте корылышына тәэсир итүен ассызыклаган.

“Тәрҗеман”, “Вакыт” газетларында басылган мәкаләләрендә Йосыф Акчура 1908 елларга кадәрге Европа-Россия сәяси вазгыятен, төрки дөнья мәсьәләләрен, Госманлы империясенең эчке-тышкы проблемаларын тикшереп анализлаган. Галим “Тәрҗеман” газетына “Сафәс Мустеар” исеме белән язган, башка мәкаләләрендә тулы исем-фамилиясе яки исем-фамилиясенең баш хәрефләре буларак, “ЙА” хәрефләре кулланылган.

  • Йосыф Акчура (1879-1935) - күренекле татар галиме, сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.


Фото: Рушания Алтай

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182472/

Комментарийлар