Йөрәк-кан авыруларын булдырмас өчен нишләргә кирәк?
Йөрәк авыруларына китергән төп сәбәпләрнең берсе диеп галимнәр физик йөкләнешнең җитешмәвен атыйлар. Бу хәтта симерүгә караганда да куркынычрак икән. Утырып эшли торган көндәлек эш, җәяү йөрмәү һ...
Йөрәк авыруларына китергән төп сәбәпләрнең берсе диеп галимнәр физик йөкләнешнең җитешмәвен атыйлар.
Бу хәтта симерүгә караганда да куркынычрак икән. Утырып эшли торган көндәлек эш, җәяү йөрмәү һәм спорт белән дуслык булмау нәкъ менә йөрәк-кан тамылары системасының эшчәнлеге бозылуга китерә дә. Сәбәбе ачыклангач дәвасы да нибары даими физик күнегүләргә бәйле икәнен чамалагансыздыр. Шулар арасында иң әйбәте – велосипедта йөрү. Бу шөгыль сәламәтлекне ныгытуга, тынычландыруга, шулай итеп иммун системасының эшчәнлеген яхшыртуга китерә. Ә иң кызыклысы – ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә ди. Пердью университеты белгечләре исбат иткәнчә, велосипедта даими йөргән кешедә йөрәк авыруларыннан үлеп китү куркынычы бермә-бер кими ди. Аның өчен көнгә 20 минут йөрү дә җитә икән.

Комментарийлар