Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәк атым

 Ирләр йөрәгендә иярләнгәнАтлар ятыр…Әй ул атларны! –Ир-егетнең газиз башкайларынКая гына алып чапмадым?!Бәйгеләрдә,юлда,көрәшләрдәИрләр бергә ат булды,Уттан-судан алып чыкты атлар…Халык әйткән и...

 

Ирләр йөрәгендә иярләнгән
Атлар ятыр…
Әй ул атларны! –
Ир-егетнең газиз башкайларын
Кая гына алып чапмадым?!
Бәйгеләрдә,
юлда,
көрәшләрдә
Ирләр бергә ат булды,
Уттан-судан алып чыкты атлар…
Халык әйткән икән – хак булды:
Гасырларны бергә кичкән чакта
Йөрәкләргә күчкән атлардыр;
Атсыз калмасыннар –
Ул атларга
Улларыңны инде атландыр,
Ялларына ныграк ябышсыннар –
Ир намусы табыла иярдә…
…Атлы йөрәк белән яшәр өчен
Ныклык бирә күрсен ирләргә!..


Харрас ӘЮП


Фото: vk.com

Комментарийлар