Йөрәгемне көрәшләргә аттым!..
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Танылган татар шагыйре Салават Рәхмәтулла вафат... «Мәйдан» журналының якын дусты иде ул. Әдипнең урыны оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын.* * *Кошлар китә – кайта... Таң...
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Танылган татар шагыйре Салават Рәхмәтулла вафат... «Мәйдан» журналының якын дусты иде ул. Әдипнең урыны оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын.
* * *
Кошлар китә – кайта... Таңнар ата,
Җир әйләнә, сулар чайкала.
Гомер – фани: кеше килә – китә,
Кояш кала күктә, ай кала.
Гомер уза. Кеше атлап уза
Мәңгелек чал дөнья өстеннән:
Сигезенче – яңа төсне эзли
Җәйгорларның җиде төсеннән.
Яшәешнең иң камилен эзли,
Бәхетләрнең эзли келәсен.
Мәхәббәтнең... мәңгелеген эзли,
Гүя белми үзенең үләсен...
ЙӨРӘГЕМНЕ КӨРӘШЛӘРГӘ АТТЫМ!..
Ник уйлана, ник моңлана күңел?
Ник сызлана йөрәк, ник әрни?
Сагынганда (канатланып очып!)
Кайтыр җир дә калмас микәнни?..
Торган җирем торса бер алтындыр,
Туган-үскән җирем – мең алтын!
Бәла хәзер синең баштан йөри,
Әй, авылым – Солтанморатым…
…Мөнбәрләргә менеп, әллә кемнәр
«Элек шулай…» диеп сөйләсен,
Биш йөз йортлы булган чагың булган!..
Йөз йортлыга калып киләсең.
Йөз коелы булган чагың булган!..
– Эчәр сусыз калып киләсең.
Катык-сөтләреңдә нәкъ нефть тәме,
Химикатлы икмәк теләсең…
Бал кортларсыз калдың, күбәләксез…
Калып киләсең бит… кошларсыз.
Язларың – яз, көзләрең көз түгел,
Яңгырларсыз – җәең, кыш – карсыз…
Табигатькә салган яралар да
Җан ярасы сыман – төзәлми.
Авыргазым минем!
Ат йөздергән Суларыңда… казлар йөзәлми!..
…Мөнбәрләргә менеп, әллә кемнәр
«Хәзер болай!..» – диеп сөйләсен,
Өч мәчетле булган чагың булган!
Бер мәктәпсез калып киләсең…
Туган телсез калып киләсең бит…
…Уйларымнан илне ураттым:
Авыллар башыннан йөри бәла,
Әй, авылым – Солтанморатым…
Яшәү чыганагын авыллардан
Шалуннарда алдык – беләбез!..
Авылларсыз калып киләбез бит,
Эшләр эшсез калдык – беләбез…
…кирәк.
…кирәк!
…кирәк!!
…кирәк!!!
Кирәк:
Үзгәртүләр кирәк аңнарда!
Үзгәртергә – көрәшчеләр кирәк!
Көрәш дәрте кирәк каннарда!
Көрәшергә кирәк: берләшергә,
Кузгалырга кирәк ил белән!
Торгынлыкны тәүдә җиңү кирәк –
Фидаилар кирәк илкүләм!..
Эх!..
Йөрәгемне көрәшләргә аттым!
Көрәшләргә җилде җыр-атым!
(Канатлангач, очып кайтырга да
Юк вакытым, Солтанморатым!..)
…кирәк! Кирәк!
Җиңелмәскә кирәк!
Көрәш кирәк җиңү килгәнче:
Авылкүләм,
Кала,
Илкүләмдә
«Җиңдек!» диеп байрак элгәнче!
Көрәшчеләр
Хәйләләрсез,
Саф татарча көрәш –
Көрәшләрнең сыйфат билгесе.
Бер кысыла мәйдан… бер языла:
Кемдә калыр батыр сөлгесе?..
Егетләрнең сөлек кебекләрен
Берәм-берәм батыр егачак…
Батырдан да батыр пәһлеванга
Иң соңыннан
Садыйк чыгачак!..
Һәм ул чыккан! –
Беркем күрмәгәндер
Көрәшченең аңа тиңдәшен:
Бер ыһ иткән дә ул, җирдән аерып,
Башы аша чөйгән көндәшен!..
…Картәтием чалымнары, диләр,
Йөрешемдә…
Холкым…
Буйларда…
Күңелкәем
Җырга-моңга тулы.
Көрәшмәдем Сабантуйларда…
Телдән телгә, чордан чорга күчкән
Картәтием даны зур, беләм!
Сабантуйларда тик көрәшмәдем
Мин…
Бәйгегә кердем… җыр белән!
Хәйләләрсез,
Саф татарча микән
Бәйгеләрнең сыйфат билгесе?..
Эх…
Аяк чалган мөтәшагыйрьләрнең
Кулларында… шагыйрь сөлгесе…
Тамырларда –
җиңүчеләр каны! –
Мең ялганны бер хак егачак.
Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр.
Иң соңыннан…
Шагыйрь чыгачак!..
(Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин) – шагыйрь, прозаик, публицист, тәрҗемәче булган шәхес. 1942 елның 1 февралендә Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. 1965 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. 1978 елда «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле тәүге китабы дөнья күрә. Өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалары, кыска сатирик әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре вакытлы матбугатта 50 ел дәвамында даими басылып килә. Әдәби эшчәнлеге өчен шагыйрь Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Мәйдан» журналы белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге премияләргә лаек була, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Салават Рәхмәтулла – 1993 елдан Россия һәм Башкортостан, 2011 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булды.
* * *
Кошлар китә – кайта... Таңнар ата,
Җир әйләнә, сулар чайкала.
Гомер – фани: кеше килә – китә,
Кояш кала күктә, ай кала.
Гомер уза. Кеше атлап уза
Мәңгелек чал дөнья өстеннән:
Сигезенче – яңа төсне эзли
Җәйгорларның җиде төсеннән.
Яшәешнең иң камилен эзли,
Бәхетләрнең эзли келәсен.
Мәхәббәтнең... мәңгелеген эзли,
Гүя белми үзенең үләсен...
ЙӨРӘГЕМНЕ КӨРӘШЛӘРГӘ АТТЫМ!..
Ник уйлана, ник моңлана күңел?
Ник сызлана йөрәк, ник әрни?
Сагынганда (канатланып очып!)
Кайтыр җир дә калмас микәнни?..
Торган җирем торса бер алтындыр,
Туган-үскән җирем – мең алтын!
Бәла хәзер синең баштан йөри,
Әй, авылым – Солтанморатым…
…Мөнбәрләргә менеп, әллә кемнәр
«Элек шулай…» диеп сөйләсен,
Биш йөз йортлы булган чагың булган!..
Йөз йортлыга калып киләсең.
Йөз коелы булган чагың булган!..
– Эчәр сусыз калып киләсең.
Катык-сөтләреңдә нәкъ нефть тәме,
Химикатлы икмәк теләсең…
Бал кортларсыз калдың, күбәләксез…
Калып киләсең бит… кошларсыз.
Язларың – яз, көзләрең көз түгел,
Яңгырларсыз – җәең, кыш – карсыз…
Табигатькә салган яралар да
Җан ярасы сыман – төзәлми.
Авыргазым минем!
Ат йөздергән Суларыңда… казлар йөзәлми!..
…Мөнбәрләргә менеп, әллә кемнәр
«Хәзер болай!..» – диеп сөйләсен,
Өч мәчетле булган чагың булган!
Бер мәктәпсез калып киләсең…
Туган телсез калып киләсең бит…
…Уйларымнан илне ураттым:
Авыллар башыннан йөри бәла,
Әй, авылым – Солтанморатым…
Яшәү чыганагын авыллардан
Шалуннарда алдык – беләбез!..
Авылларсыз калып киләбез бит,
Эшләр эшсез калдык – беләбез…
…кирәк.
…кирәк!
…кирәк!!
…кирәк!!!
Кирәк:
Үзгәртүләр кирәк аңнарда!
Үзгәртергә – көрәшчеләр кирәк!
Көрәш дәрте кирәк каннарда!
Көрәшергә кирәк: берләшергә,
Кузгалырга кирәк ил белән!
Торгынлыкны тәүдә җиңү кирәк –
Фидаилар кирәк илкүләм!..
Эх!..
Йөрәгемне көрәшләргә аттым!
Көрәшләргә җилде җыр-атым!
(Канатлангач, очып кайтырга да
Юк вакытым, Солтанморатым!..)
…кирәк! Кирәк!
Җиңелмәскә кирәк!
Көрәш кирәк җиңү килгәнче:
Авылкүләм,
Кала,
Илкүләмдә
«Җиңдек!» диеп байрак элгәнче!
Көрәшчеләр
Хәйләләрсез,
Саф татарча көрәш –
Көрәшләрнең сыйфат билгесе.
Бер кысыла мәйдан… бер языла:
Кемдә калыр батыр сөлгесе?..
Егетләрнең сөлек кебекләрен
Берәм-берәм батыр егачак…
Батырдан да батыр пәһлеванга
Иң соңыннан
Садыйк чыгачак!..
Һәм ул чыккан! –
Беркем күрмәгәндер
Көрәшченең аңа тиңдәшен:
Бер ыһ иткән дә ул, җирдән аерып,
Башы аша чөйгән көндәшен!..
…Картәтием чалымнары, диләр,
Йөрешемдә…
Холкым…
Буйларда…
Күңелкәем
Җырга-моңга тулы.
Көрәшмәдем Сабантуйларда…
Телдән телгә, чордан чорга күчкән
Картәтием даны зур, беләм!
Сабантуйларда тик көрәшмәдем
Мин…
Бәйгегә кердем… җыр белән!
Хәйләләрсез,
Саф татарча микән
Бәйгеләрнең сыйфат билгесе?..
Эх…
Аяк чалган мөтәшагыйрьләрнең
Кулларында… шагыйрь сөлгесе…
Тамырларда –
җиңүчеләр каны! –
Мең ялганны бер хак егачак.
Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр.
Иң соңыннан…
Шагыйрь чыгачак!..
(Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин) – шагыйрь, прозаик, публицист, тәрҗемәче булган шәхес. 1942 елның 1 февралендә Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. 1965 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. 1978 елда «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле тәүге китабы дөнья күрә. Өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалары, кыска сатирик әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре вакытлы матбугатта 50 ел дәвамында даими басылып килә. Әдәби эшчәнлеге өчен шагыйрь Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Мәйдан» журналы белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге премияләргә лаек була, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Салават Рәхмәтулла – 1993 елдан Россия һәм Башкортостан, 2011 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булды.
Комментарийлар