Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен нишләргә?
М.В. Ломоносов исемендәге МДУның Йокы медицинасы үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Александр Калинкин начар хисләр белән уянмас өчен киңәшләрен җиткергән. Бу хакта «РИА-Новости» сайты яза.«М...
М.В. Ломоносов исемендәге МДУның Йокы медицинасы үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Александр Калинкин начар хисләр белән уянмас өчен киңәшләрен җиткергән.
Бу хакта «РИА-Новости» сайты яза.
Белгеч сүзләренчә, иртән йокының зур тизлектәге фазасы өстенлек итә, ул организмга тискәре йогынты ясарга сәләтле. «Организмга зыян килү нәкъ менә йокының шул фазасында була. Ул акрынлап иртәнге сәгатьләрдә — җидедән сигез сәгатькә кадәр арта, бу фазаны әле парадоксаль дип тә атыйлар», — дип аңлата табиб.
Комментарийлар