Логотип «Мәйдан» журналы

Йогышлы авырулардан саклану өчен вакытында прививка ясату мөһим

Бу көннәрдә табиблар прививка ясату турында күбрәк сөйләр, мөгаен. Бө­тендөнья сәла­мәтлек саклау оешмасы тарафыннан инде 2005 елдан бирле Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Быел ул 23-29 апрель кө...

Бу көннәрдә табиблар прививка ясату турында күбрәк сөйләр, мөгаен.
Бө­тендөнья сәла­мәтлек саклау оешмасы тарафыннан инде 2005 елдан бирле Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Быел ул 23-29 апрель көннәренә билгелән­гән. Кичә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта әлеге чараның максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итеп, прививкалар ясату, халыкка аңлату эшләре алып бару хакында сөйләделәр.
Теге яки бу авырудан саклану өчен прививкалар ясату кирәклеген беләбез. Бала туганнан алып 6 яшькә кадәр профилактик прививкалар календаре эш­ләнгән. Күпчелек әти-әниләр, балалар табиблары шуңа нигезләнә. Шул ук вакытта бу прививкалардан баш тартучы гаиләләр дә җитәрлек. Әмма табиблар, бала гомерен куркыныч астына куймас өчен, аларны вакытында үт­кәрергә ки­ңәш итә. Быелгы Европа иммунизация атналыгының да максат-бурычлары шундый. Нинди генә бизнес, дәүләт, дини оешма вәкилләре булуга карамастан, организмны төрле авырулардан саклап калу өчен халыкка дөрес мәгълүмат тарату кирәк. Дифтерия, катып калу (столбняк), кызамык, бума ютәл, эпидемик паротит, полиомиелит, кызылча, котырыну, грипп, В гепатиты, пневмококк инфекциясе, гемофиль инфекция кебек йогышлы авырулардан саклану өчен вакытында прививка ясату мөһим. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдер­гәнчә, республикада бу мәсьәләдә җи­тәрлек тәҗрибә тупланган. Аның әй­түенчә, Татарстанда ел саен 2 млн ке­шегә йогышлы авырулардан прививка ясала. “Вакцина үткәрү нәтиҗәсендә 2005 елдан 2017 елга кадәр төрле йогышлы авыруларны булдырмый калу 3 тапкыр кимегән. 1994 елдан полиомиелит авыруы теркәл­мәгән. Әмма Пакыстан, Әфганстан, Та­җикстан, Нигерия, Һиндстан кебек ил­ләрдән әлеге авыруны алып керү куркынычы бар. Шуңа да без прививка ясатырга тиешбез. Бездә 2009 елдан – дифтерия, 2011 елдан кызылча белән авыру очраклары теркәл­мәгән. 2010 елдан балаларда үтә көчле гепатит очраклары күзәтелми”, – ди ул.
Татарстанда 2017 елда дифтерия, эпидемик паротит, кызылча, кызамык, үтә көчле В гепатиты авыруларының 63 меңнән артык очрагы булдырылмый калынган. Узган ел гриппка каршы ха­лыкның 41 процентына прививка ясал­ган. Табиблар, вакцинация нәти­җәсендә, соңгы ун елда грипп белән авыру 12 тапкыр кимегән, дип белдерәләр.+
Бу көннәрдә прививкалар буенча төр­ле сорауларга җавап алырга мөм­кин. Республика районнарында, “кайнар линия“ телефоннары да эшли.
 

Рәсимә ГАЛИЕВА

Ватаным Татарстан

Комментарийлар