Җитәкчеләр дә алдана
Бер кафе җитәкчесе үзен салым службасы инспекторы дип таныштыручы корбаны булган.Татарстандагы бер кафега таныш булмаган бер егет кергән дә, каравылчыга җитәкчегә бирергә кирәклеген әйтеп записка калд...
Бер кафе җитәкчесе үзен салым службасы инспекторы дип таныштыручы корбаны булган.
Татарстандагы бер кафега таныш булмаган бер егет кергән дә, каравылчыга җитәкчегә бирергә кирәклеген әйтеп записка калдырган. Анда Мәскәүдән килгән тикшерүче белән салым службасы инспекторының ашарга керәчәклеге әйтелгән булган. Кафе хуҗабикәсе күрсәтелгән телефонга шалтырата. Анда аңа кунакларга махсус өстәл әзерләргә, кыйммәтле коньяк алырга кушалар, чыгымнарны үзләре каплаячакларын әйтәләр. Ялган инспектор ханымнан тикшерүчеләрнең абонент счетына акча да күчерүен сорый. Кафе җитәкчесе икеләнмичә әйтелгән алты счетка 23 мең сум күчерә. Төшке аш кичектерелә, ә инспектор һаман акча күчерүне сорый. Тагын өч номерга 12 мең сум күчергәч кенә ханымда шик уяна. Аферистлар да телефоннарын сүндереп куя. Алданган ханым күчерелгән акчаларын блокировать итмәкче була, әмма ул 35 меңнән бары тик 3 мең сумын гына кайтара ала, дип яза "Әлмәт таңнары".
Комментарийлар