![11297](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/04/11297.jpg)
Җиңү көне – 9 майдагы мәдәни программа иртән Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм Сугыш толлары һәйкәлләренә гирляндалар, чәчәкләр салып ачылачак. Биредә 12.00 сәгатьтә халык өчен ял-күңел ачу, концерт башлана. Ирек мәйданында парад - 9 сәгать 50 минутта башлана, бәйрәм концерты – 11 сәгать 15 минуттан 14.00 сәгатькә кадәр.
– Җиңү көненең тагын бер үзенчәлекле чарасы – “Казан” милли-мәдәният үзәге каршындагы мәйданда “Үлемсез полк” (“Бессмертный полк”) хәтер акциясе үткәрелә. Әлеге чарага егерме мең кеше язылды инде. Колонна Ирек мәйданы, Кремль урамы буйлап узып, 1 май мәйданына киләчәк, – диде Айгөл Горнышева.
Комментарийлар