Җиңү көнендә Путин Россия халкына мөрәҗәгать итәчәк
Җиңү көнендә Президент Владимир Путин Билгесез солдат кабере янында басып торган килеш Россия гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков...
Җиңү көнендә Президент Владимир Путин Билгесез солдат кабере янында басып торган килеш Россия гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков «Москва. Кремль. Путин» программасы интервьюсында сөйләгән. Интервьюдан өзекне, Инстаграмдагы үз битендә программа авторы Павел Зарубин куйган.
«Без 9 майда Президент Мәңгелек утка чәчәкләр салыр һәм шуннан барлык россиялеләргә мөрәҗәгать итәр дип көтәбез», — диде Песков интервьюда.
Дәүләт башлыгы Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны искә алу һәм гражданнарны Җиңү көне белән котлау өчен дистанцион эш режимын туктатып торачак.
Комментарийлар