Җиләк җыясызмы? Салым түләрсез!
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбәләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, каен сутын, орлыкларны һәм дару үләннәрен җыюны, эшкәртүне һәм аларның әйләнешен контрольгә алырга уйлый.Болар — югары экс...
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбәләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, каен сутын, орлыкларны һәм дару үләннәрен җыюны, эшкәртүне һәм аларның әйләнешен контрольгә алырга уйлый.
Болар — югары экспорт потенциалына ия кыйммәтле ресурслар, дип саныйлар анда.
Министрлык үзенә аларны җыюны җайга салу хокукын бирергә тәкъдим итә.
Документ фикер алышу өчен хокукый башлангычлар порталында урнаштырылган.
Кыргый җиләк-җимеш, чикләвек һәм гөмбә - кыйммәтле азык ресурсы, ә аларны эшкәртү өлкәсе — «икътисади һәм социаль әһәмияткә ия тармак», диелә документка аңлатма язуында.

Комментарийлар