Логотип «Мәйдан» журналы

Җәмил роленә малай кирәк

Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” китабы буенча Россия фильмындагы төп рольгә малай эзлиләр.Мәскәүдәге “Мотор фильм студия” кинокомпаниясе Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Мостай Кәримнең “Безне...

Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” китабы буенча Россия фильмындагы төп рольгә малай эзлиләр.
1525931743_foto-kniga
Мәскәүдәге “Мотор фильм студия” кинокомпаниясе Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” китабы буенча балалар фильмы төшерү буенча әзерлекне дәвам итә.
Фильмның режиссеры — Александр Галибин, сценарий авторы – якташыбыз Айдар Акманов. Кинотасма июнь аенда Башкортстан авылларының берсендә төшереләчәк.
Өлкәннәр ролен башкаручыларга кастинглар узган. Җәмил роленә башкорт телен белгән 6-8 яшьлек малай кирәк.
Кастинг берничә этапта уздырыла:
Беренче этап: luchkino-casting@yandex.ru электрон адресына җибәрелгән фотосурәтләр һәм үзаллы төшерелгән видео буенча сайлап алу.
Хатта анкета мәгълүматлары: исем-шәриф, туган ел, буй, әгәр булса — түгәрәк-студия, әти-әнисенең телефоны күрсәтелергә тиеш.
Шулай ук 3-4 актуаль портрет фотосы һәм буе күрсәтелеп төшерелгән бер фотосурәт кирәк (фото 500 кб кадәр).
Хат белән бергә видеовизитка җибәрү зарур, анда исемеңне, яшеңне һәм үзең хакында берничә сүз әйтергә кирәк, ләкин ул 1 минуттан артмаска тиеш. Видеоны якты бинада телефонга да яздырырга мөмкин. Бер хат итеп җибәрергә. Хатның темасы: “Җәмил роленә — исем-шәриф, туган ел”.
Икенче этап: сайлап алынган кандидатураларны 2018 елның май ахырында ялгыз видеосынауларга чакыру.
Өченче этапта партнерлар белән сынаулар уздырыла.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар