Логотип «Мәйдан» журналы

Җәлилне искә алу митингында шагыйрьнең кызы Чулпан да катнашты

Кичә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан, Казанның Беренче май мәйданындагы һәйкәле янында аны  искә алу митингы узды. Фотода Муса Җәлилнең кызы Чулпан– Бүген без татарның бөек улы Муса...


Кичә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан, Казанның Беренче май мәйданындагы һәйкәле янында аны  искә алу митингы узды.



DSC_2170 Фотода Муса Җәлилнең кызы Чулпан
– Бүген без татарның бөек улы Муса Җәлилнең язмышын тирән тетрәнү белән күздән кичерергә җыелдык, – диде премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. – Бу исем һәрберебез өчен изге. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре – Ватанга тугрылык билгесе. Аның мирасы илебез тарихына тирән уелып калды. Җәлилнең исеме дөньяның атаклы  шагыйрьләре белән янәшә куелырга хаклы, дип беләм. Безнең бурыч – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре рухына тугры булып калу.
Васил Шәйхразиев Җәлил шигырьләрен дә сөйләде.
Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, халык шагыйре Разил Вәлиев Җәлил һәм Тукай исемнәре татар халкын сурәтли дигән фикерне әйтте.
– Татар халкы нинди дип сорасалар, кая гына барсак та без,  татар халкы Тукай шикелле, Җәлил шикелле дип әйтәбез, – диде ул. –  Бүген совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Мин 1985 елда  Әфганстанга баргач, андагы  солдатларга  Муса Җәлил шигырьләрен укыган идем. Алар миннән  тагын укы, тагын укы дип, “Моабит дәфтәрләре”н укып чыгарга  мәҗбүр иттеләр. Шуннан кайткач,  үзем дә “Мин Җәлилне укыдым” дигән шигырь яздым. Без Җәлилне укырга тиеш.
Митингта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, шагыйрә, Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Луиза Янсуар үз шигырьләрен  яңгыратса, Җәлил шигырьләрен Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов белән Гүзәл Галиуллина укыды. Соңыннан әдәбият һәм сәнгать әһелләре, бер төркем яшьләр  Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар