Логотип «Мәйдан» журналы

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе игълан ителде

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матб...

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
 
Әлеге чара Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатында уздырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару (тулысынча яки өзек)
М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару
М.Җәлил дөнья телләрендә
Җәлил турында
Яшь җәлилчеләр
Сынлы сәнгать
М.Җәлил исеме белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия
 
Катнашучылар яше: 3тән алып 25кә кадәр
8 яшькә кадәр
9 яшьтән 13 яшькә кадәр
14 яшьтән 17 яшькә кадәр
18 яшьтән 25 яшькә кадәр
 
ПОЛОЖЕНИЕ Җәлил укулары
Согласие на обработку
Анкета

Комментарийлар