Җәйге туристлар сезоны “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачылачак
Татарстанда җәйге туристлар сезоны рәсми рәвештә 12 майда “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачылып китә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.Әлеге фестиваль азык-төлек культурасын үстерүгә...
Татарстанда җәйге туристлар сезоны рәсми рәвештә 12 майда “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачылып китә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Әлеге фестиваль азык-төлек культурасын үстерүгә һәм шәһәрнең рестораннарын һәм кафеларын тәкъдим итүгә багышланган. 2 көнлек чараны уздыру урыны итеп Меңьеллык паркы сайланды, фестивальдә шәһәрнең 40 алдынгы кафе һәм рестораннары катнашачак.
“Тәмле Казан” республиканың төп гастрономия чарасы булып тора, биредә милли ашлар һәм Казанның җәмәгать туклану өлкәсендәге алдынгы концепцияләре һәм проектлары тәкъдим ителә. 2016 елда фестивальне 20 мең кеше күрергә килде, 2017 елда кешеләр саны 50 меңгә кадәр артты.
Быел футбол буенча дөнья чемпионаты узу белән бәйле рәвештә, фестиваль иртәрәк һәм берникадәр икенче форматта уздырылачак. Аның форматын үзгәртү Казанда 12-нче һәм 13-нче майда узачак волейбол Чемпион лигасының финал уеннары белән бәйле. Матчлар “Баскет-холл”да узачак. Фестиваль турнирның җанатарлар зонасында оештырылачак, дип хәбәр итә Туризмга булышлык күрсәтү комитеты.
Ике көн дәвамында, 12 һәм 13 майда казанлыларны һәм шәһәр кунакларын тематик зоналар, кулинар шоу, җанлы музыка, балалар зонасы, утыргычлар белән җиһазландырылган җайлы территория һәм күңел ачулар көтеп ала. Фестивальгә керү бушлай.
“Тәмле Казан” гастрономия фестивале “Зенит-Казан” волейбол клубы, Казан Мэриясе һәм Туризмга булышлык күрсәтү комитеты ярдәме белән уздырыла.

Комментарийлар