Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйге лагерьлар тикшерелә

Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте.Лагерь җитәкчеләре яз айларында ел сае...


Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте.



13963462188488281
Лагерь җитәкчеләре яз айларында ел саен  куркынычсызлык мәсьәләләре буенча өйрәтүләр уза, мәктәпләрдә исә балалар каникулга таралышыр алдыннан ата-аналар белән инструктажлар үткәрелә. Якындагы көннәрдә мәктәп яны лагерьларында ял итүче, 9,11 сыйныфны тәмамлаучыларның ата-аналарына янә иминлек мәсьәләләрен искә төшереп белешмәләр өләшеп чыгачаклар.  Шәһәр читендәге аланнарда балаларга уен формасындагы дәресләр үткәреләчәк. Моннан тыш якындагы өч көндә  ведомствоара комиссия лагерьларның һәркайсында булып балалар туклануын, судагы ялны оештыру, инструктажларның үткәрелү-үткәрелмәвен, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен җентекләп тикшерәчәкләр.
“Лето” республика үзәге директоры  Раил Моратшин искәртеп узганча, республикабызда быел балалар 1400 лагерьдә (119 стационар, 109 чатырлы лагерь, 18 санатор-курорт ял үзәге, 969 мәктәп яны лагере, 120 хезмәт лагере, 5 лагерь Кара диңгез буенда)  ял итә. Аларның күпчелеге инде ачык һәм балаларны кабул иткән.  Барлык персонал тиешле өйрәтүләр-тикшерүләр  узган.
Ял үзәкләренең 53ендә балаларның суга керүен оештыру күздә тотылган. 13 лагерьдә ачык һавада бассейннар булдырылган, 15 ял үзәгендә ябык бассейннар эшлиячәк, 16 лагерь җитәкчелеге балаларны район үзәкләрендә, шәһәрдә эшләүче спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә йөртергә ниятли. 9 стационар лагерь балаларның коенуын ачык суда оештырырга карар кылган. Балаларның судагы иминлеген тәэмин итү өчен аларда бар таләпләр дә үтәлгән, хәзерге вакытта Роспотребнадзор вәкилләре суның санитар һәм микробиологик таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерергә пробалар алган. Су коенырга яраклы дип табылса, балаларга әлеге сулыкларда коенырга рөхсәт ителәчәк. Су керү вакытында коткаручылар берөзлексез кизү торачак.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар