
Бу балаларның барысы да Мәскәүдән. Бүген 13 баланың мәете самолет белән кайтарылган, аланың шәхесләрен ачыклау бара дип хәбәр итә lenta.ru.
Бер кызны дулкыннар ярга чыгарып ташлый, ул икенче көнне таңда гына аңына килә һәм коткаручыларга хәбәр итә. Беренчеләрдән булып ярдәмгә Кудама авылындагы этләр питомнигы хезмәткәрләре килә. Алар кешесез бер утрауга йөзеп чыгып төн кунган 11 баланы коткарган. Батучыларның гәүдәләрен дә судан чыгарырга ярдәм иткәннәр.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, 5 гаепле кеше кулга алынган.
Комментарийлар