Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйге каникулларда Испаниядә кабат татар лагере эшли башлаячак

Җәйге каникулларда Испаниядә кабат Татар лагере эшли башлаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте «Бельгия татарлары» оешмасы рәисе Лилия Вәлиевага сылтама белән хәбәр итә.Лагерь Ур...

Җәйге каникулларда Испаниядә кабат Татар лагере эшли башлаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте «Бельгия татарлары» оешмасы рәисе Лилия Вәлиевага сылтама белән хәбәр итә.
Лагерь Урта диңгез буенда урнашкан. Европа илләрендә яшәүче татарлар туган мәдәниятенә тартыла, аны үз көнкүрешендә һәм тирә-юнендә сакларга омтыла, милләттәшләр белән элемтәләрне саклыйлар. Нәкъ менә аларның балалары, иң беренче чиратта, Испаниягә «Tatar camp for kids in Spain»га килә.
Төрле яшьтәге мәктәп укучылары татар авылы мохитенә эләгә. Аларның татар телен белү дәрәҗәләре төрле була.
Бу лагерьга Россиядән дә балалар килә ала.

  • Проект 2016 елдан үткәрелә.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182031/

Комментарийлар