Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйге каникулда поезд билетларына ташлама булачак

Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар карала.“Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге...

Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар карала.
“Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый.
5-10 яшьлек балаларга исә ел әйләнәсендә 65 процентлы ташламалар каралган, ә 5 яшькәчә булган сабыйлар бушлай йөриячәк.
 

Комментарийлар