Логотип «Мәйдан» журналы

Ижау каласында Күҗәкәлеләр Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен күрсәтте

27 апрель көнне Актаныш районы Күҗәкә авыл җирлегенең үзешчәннәр коллективы Удмуртия республикасы Ижау каласында Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен күрсәтте.Удмуртиядә яшәүче милләттәшлә...

27 апрель көнне Актаныш районы Күҗәкә авыл җирлегенең үзешчәннәр коллективы Удмуртия республикасы Ижау каласында Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен күрсәтте.
Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез спектакльне бик җылы кабул итте һәм зур рәхмәтләрен белдерде, дип яза Күҗәкә китапханәсе хезмәткәрләре.
 
Үз чиратында Удмуртия республикасы министрлыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче " Ак калфак" оешмасы күҗәкәлеләрнең иҗади эшчәнлеген зурлап бәяләде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Александр Грибоедов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Чаллы язучысы, тумышы белән Күҗәкә авылыннан булган Әлфия Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова), Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова, Күҗәкә авыл мәдәният йорты директоры Айдар Маликов һәм Күҗәкә авыл мәдәният йорты режиссеры Гөлназ Фатихова татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклау, популярлаштыру һәм үстерү, Удмуртия Республикасы белән ике арадагы күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне ныгытуга куйган хезмәтләре өчен   Удмуртия Республикасы Милли Сәясәт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 

Комментарийлар