Логотип «Мәйдан» журналы

Изге мирасын саклый Әгъдәлнең-"Чакмагыш чаткылары"!

Бу якларда яшәүче, гөрләтеп эшләүче, ялкынланып иҗат итүче халык турында —«Чакматаштай ныклар!» диләр. Әйе, бар ул бездә, Башкортстанның Чакмагыш районы җирлегенең Әгъдәл Низаевның исемен олуг горурлы...

Бу якларда яшәүче, гөрләтеп эшләүче, ялкынланып иҗат итүче халык турында —«Чакматаштай ныклар!» диләр. Әйе, бар ул бездә, Башкортстанның Чакмагыш районы җирлегенең Әгъдәл Низаевның исемен олуг горурлык белән йөртүче «Чакмагыш чаткылары» дип исемләнгән әдәби-иҗат берләшмәсе. Инде менә 55 ел буена ул үзенә бәрәкәтле һәм көдрәтле туган якның каләм тибәрәтүчеләрен, журналистика әһелләрен, үзешчән шагыйрьләрен һәм шагыйрәләрен туплап килә. Яшь буын вәкилләре дә монда яңа әгъзаләр булып зур теләк белән керәләр.
qb_pkqvayjs
Уйлап кына карыйк, 1966 елда «Игенче» район гәзите әдәби хезмәткәре Әгъдәл Низаев оештырган әдәби түгәрәк күпме җил-давыллар, әдәби-мәдәни корылыклар, янәдән дөрләп ялкынланулар аша үткән бит.
Монда үз каләмнәрен Марис Нәзиров, Мөнирә Махъянова, Зөлфия Гималетдинова-Сафина, Әнисә Ягъфәрова, Рәзифә Сәхапова, Сәмига Шәйхлислам, Рәсимә Ильясова, Люция Әблиева, Рәмзия Шәрәфетдинова-Зиннәт, Рәвис Сабитов, Миңлегали Сакаевлар, һ.б. чарлап үткенләтәләр. Әле яшьләребез-кечкенә каләмкәрләребез дә Алина Вәлиева, Булат Низаевлар беренче кыю адымнарын ясыйлар.
Әдәби-иҗат берләшмәсе әлегә дә уңышлы гына иҗат итеп килә. Милләтәшләребезгә әдәби зәвык, югары затлылык белән иҗат ителгән очерклар, шигырьләр, фельетоннар, хикәяләр, нәсерләр һәм хәтта ки поэмалар тәкъдим итә.
13нче июнь көнне «Чакмагыш чаткылары» ямьле чишмә буйларына чыгып бик матур ял сәгатьләре үткәрделәр, чөнки берләшмәнең 55 еллык матур юбилее да җиткән иде. Үзләренең остазлары булучы, берләшмәгә нигез салган күренекле шагыйрь һәм язучы Әхмәтсафа улы Әгъдәл рухына изге дога кылдылар, якты һәм нурлы истәлекләре белән бүлештеләр. Сәмоварларда чәйләр кайнатып, баян һәм гармун көйләренә кушылып татар халык җырларыбызны башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр. Шулай ук берләшмәнең күпчелек әгъзаләренең теләге буенча- «Чакмагыш чаткылары»н Башкортостан Республикасының язучылар союзы канаты астында алда эшчәнлеген алып бару сораулары куелды. Әлеге көндә хәл итәсе бурыч-максатларыбыз байтак, әмма иң зуры, иң җаваплысы — без халкыбызга әдәби-мәдәни хезмәт күрсәтергә тиешбез, үзебезнең сафларга яшьләрне тагы да күбрәк җәлеп итәргә мотлакбыз.
03ukpsm9aua
__tuvyzlyim
fcpsqls02kk
7elt3b9fvjw

Юлай НИЗАЕВ,


"Чакмагыш чаткылары" районкүләм әдәби-иҗат берләшмәсенең


җитәкчелек вазыйфасын вакытлыча үтәүче,


Әгъдәл Низаев исемендәге "Яшәү ялкыны" иҗат төркеменең бизәлеш мөхәррире.



Фото: Юлай НИЗАЕВ архивыннан

Комментарийлар