Юбилеең белән, мәктәбем!
Бүген без мәктәбебезнең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәбез.
50 яшь тулды мәктәбемә,
Зур юбилей! Узган зур гомер!
Ничә буын синдә белем алган,
Ничә бала канат ныгыткан.
50 еллык матур тарихың бар,
Шәкертләрең синең җитәрлек.
Арасында байтак зур шәхесләр
Дан казанган, исең китәрлек!
Әй, мәктәбем, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми дә, кем генә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын искә алмый икән?! Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул.
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нәкъ шундый йортларның берседер. Безнең мәктәбебезнең тарихы еракларга барып тоташа. ХХ гасырның 70 нче еллары. Илдә зур үзгәрешләр күзәтелә: БАМ төзелә, КамАЗ төзелә, яраткан шәһәребез – Яр Чаллы төзелә! Рекордлы кыска срокларда 18 нче мәктәп төзелә. Чаллыдагы зур комсомол төзелешенә бөтен Союздан эшче яшьләр җыела. Яшь энтузиастлар гаиләләре белән киләләр. Балаларга кайдадыр укырга кирәк, шуңа күрә Төзүчеләр бульварындагы беренче бина безнең мәктәп була.
1974 елның 1 сентябрендә якындагы комплекслардан, шулай ук «Литейный», «Колосок», «Молодежный» бистәләреннән 1505 укучы яңа гына төзелгән мәктәп парталары артына утыра.
Мәктәпнең беренче укучылары - шәһәребезгә нигез салучыларның балалары ул! 1974-1976 нчы елларда барлыгы 2000 укучы белем ала; беренче сыйныф укучылары 11 сыйныфка бүлеп утыртыла. Аларны 150 укытучы һәм тәрбияче укыта. Кичке мәктәп эшләп килә, анда барлыгы 12 сыйныф була.
18 нче урта мәктәп директоры итеп РСФСРның Атказанган мәктәп укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы, Хезмәт ветераны Сәгъдиев Шәүкәт Расих улы билгеләнә. Мәктәп гөрләп эшли башлый. Зур уңышларга ирешә. Хәттә безгә Германия, Америкадан кунаклар килә.
Бервакыт Лев Николаевич Толстой, яхшы укытучыга ике генә сыйфат – зур белем һәм олы йөрәк җитә, дип әйткән.
Андый укытучы, җитәкче, остаз – безнең арабызда! Ул - мәктәбебезнең бүгенге алыштыргысыз җитәкчесе Наил Заһидулла улы. Үсеп килүче буынны укыту эшендә намуслы хезмәте өчен Наил Заһидуллович «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «РФ гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре» күкрәк тамгалары белән бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә ия. Мәктәбебезнең гөрләп эшләп торуы, уңышларга ирешүендә аның роле чиксез зур. Мәктәп иртәннән кичкә кадәр һәр укытучы, һәр хезмәткәр, һәр бала белән тыгыз элемтәдә булып, мең төрле мәшәкатьләрен уңай хәл итеп, һәр яңалыкка иң беренчеләрдән ияреп, ул барыбызны да алга әйди. Уку йортыбызның дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли.
Хәзерге көндә белем йортында 935 укучы укый. Аларга төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли, төрле чаралар үткәрелә. Укучыларыбыз төрле конкурс-бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, укытучыларын, әти-әниләрен җиңүләре белән куандыралар.
Бүген без мәктәбебезнең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Артка борылып карасаң, ярты гасыр узган. Шушы дәвер эчендә мәктәп күпме укучыны белемле иткән, тәрбияләп үстергән.
И мәктәбем! Данлы Чаллы җирен
Бизәп торган асылташ сыман.
Күпме егет-кызлар шанлы юлын
Башлап киткән менә шушыннан.
Тарих дәвам итә. Безнең мәктәпкә илле! Бу педагогларның һәм укучыларның күп буыннары тарихы. Бу күркәм дәвер, яңа ачышлар һәм башлангычлар өчен ныклы нигез. 18 нче мәктәп әле тагын да алдагы юбилейларын каршы алыр һәм беренче укытучылар нигез салган данлы традицияләрне саклап калыр дип ышанасы килә.
18 нче мәктәп коллективы
Комментарийлар