Логотип «Мәйдан» журналы

Италия Сабан туенда җырчы Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән

Италиянең Болонья шәһәрендә беренче тапкыр узган Сабан туенда танылган артист Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Италиядә Татар диаспорасы рәисе Лил...

Италиянең Болонья шәһәрендә беренче тапкыр узган Сабан туенда танылган артист Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Италиядә Татар диаспорасы рәисе Лилия Шәйхиева хәбәр итте.
032 Фото: Лилия Шәйхиева
Бәйрәм Молинелла аэродромында узган. Тамашачылар каршында Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, опера җырчысы Алисә Мамина да чыгыш ясаган.
Татарларга ярдәм йөзеннән рус диаспорасының "Русская душа" ансамбле, Перу диаспорасының "Ялсури" ассоциациясе, Италиянең "La Mucca" бию коллективы катнашкан. Аларның репертуарында 50 дән артык Латын Америкасы биюе бар. Сабан туенда алар шуларның кайберләрен башкарган.
Шулай ук Гарәп Әмирлекләре, Франция вәкилләре дә милли бәйрәмдә катнашкан.
034
Кунакларны чәк-чәк, вак бәлеш, пәрәмәч, өчпочмаклар белән сыйлаганнар. "Кунаклар кечкенә очкычларда очты. Балаларга бассейн куелган иде",- диелә хәбәрдә.
Айдар Сөләйманов һәм Дубайда татар-башкорт Ассоциациясе рәисе Мөхәмәд Шәнгәрәй парашют белән сикергән.
Шулай ук чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, йомырка белән йөгерү кебек уеннар да оештырылган.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар