Логотип «Мәйдан» журналы

Истанбулдагы терактны оештырган кешеләрнең кайдан булуын ачыклаганнар

Истанбулның Ататөрек исемендәге һава аланындагы шартлауларны чыгышлары белән Россиядән, Кыргызстаннан һәм Үзбәкстаннан булган кешеләр оештырган. Бу хакта, Рейтер агентлыгына сылтама белән, "РИА новост...


Истанбулның Ататөрек исемендәге һава аланындагы шартлауларны чыгышлары белән Россиядән, Кыргызстаннан һәм Үзбәкстаннан булган кешеләр оештырган. Бу хакта, Рейтер агентлыгына сылтама белән, "РИА новости" хәбәр итә.



kak_dobratsia_do_aeroporta_ataturk
Тикшерүләр барышында өч кешене һава аланына китергән такси йөртүчесе тикшерүчеләргә аларның чит телдә сөйләшкәннәрен һәм ул аларны аңламаганын белдергән.
Шартлатучыларны  һава аланына кергәндә полиция тикшермәгән. Такси йөртүче террор кылуда шикләнелгән өч кешене халыкара очышларның килү терминалында төшереп калдырган булган. Чемоданны ачып юлчыларның берсе Калашников автоматы алып машиналар торган парковка, икенчесе халыкара рейсларның килү терминалына, өченчесе китү терминалына юнәлгән. Таксидан төшеп калган әлеге өч кешенең бик калын киенгән булуыннан шикләнеп, бер кеше полициягә хәбәр иткән, полиция хезмәткәре аларның берсенең документын сораган. Шул вакытта ул кеше ут ачкан. Парковкада атышлар башлангач, терминалда икенче террорчы үзен шартлаткан. Соңыннан бандитларның өчесе дә үзләрен шартлаткан.
Төркия Премьеры Бинали Йылдырым хәбәр иткәнчә, җыелган дәлилләр терактның "Ислам дәүләте" (ДАИШ, Россия Федерациясендә тыелган) тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтә.



 

Комментарийлар