Логотип «Мәйдан» журналы

Истанбулда Ризаэтдин Фәхретдин искә алына

Бүген кич Истанбулда “Төрек Учаклары” иҗтимагый корылышы татар дөньясының күренекле галиме, танылган мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинне искә алу чарасы үткәрә. Бу турыда “Төрек Учаклары” оешмасының мат...

Истанбулда Ризаэтдин Фәхретдин искә алына
Бүген кич Истанбулда “Төрек Учаклары” иҗтимагый корылышы татар дөньясының күренекле галиме, танылган мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинне искә алу чарасы үткәрә. Бу турыда “Төрек Учаклары” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.
“Тууына 160 ел тулганда - Ризаэтдин Фәхретдин” дип аталган фәнни җыенда Татарстанга таныш исемнәр: Мимар Синан исемендәге университет галиме Исмәгыйл Түркоглу, Анкара университеты теология университеты профессоры Ибраһим Мараш һәм Истанбул мәдәният университеты әдәбият факультеты галиме Әхмәт Кочакның чыгыш ясаулары көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179367/

Комментарийлар