Логотип «Мәйдан» журналы

Истанбулда дөньяның иң зур аэропорты ачылды

Дөньяда яңадан төзелгән аэропортлар арасында иң зурысы кичә Төркиядә ачылды. Фото: Рушания АлтайПрезидент Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашындагы тантана Төркия җөмһүрияте корылуына 95 ел тулу уңаеннан оешт...

Дөньяда яңадан төзелгән аэропортлар арасында иң зурысы кичә Төркиядә ачылды.
3567 Фото: Рушания Алтай
Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашындагы тантана Төркия җөмһүрияте корылуына 95 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.
Транспорт һәм инфраструктура министры Мәһмәт Каһит Турһан “Истанбул” аэропорты төп бинасының 1 миллион 300 мең квадрат метрлык түбә белән капланган булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу үзенчәлек нигезендә ул дөньяның иң зур терминалы булып санала.
Яңа аэропорт 76,5 миллион квадрат метр мәйданда төзелгән. 500 очкыч сыйдырышлы аэропортта бер-берсеннән бәйсез алты очу полосасы бар. 70 мең автомобильгә исәпләнгән ачык һәм ябулы автопарклар булачак.
Рәҗәп Тайип Эрдоган яңа аэропортның елына 200 миллион юлчыга һәм 250 авиакомпаниягә хезмәт итәчәген әйтте. Әлегә аның беренче этабы гына хезмәт итә. 2023 елда аэропорт тулы көченә эшли башлаячак.
Президент яңа аэропортның бәхәсләргә сәбәп булган исемен ачыклады. Ул “Истанбул аэропорты” дип аталачак. Ататөрек исемендәге элеккеге аэропорт ел ахырына кадә кадәр эшләячәк, аннары күргәзмәләр мәркәзе булып хезмәт итәчәк.
Беренче очкыч 31 октябрьдә Анкарага китәчәк. 1 ноябрьдә - Анталиягә, 2 ноябрьдә Измиргә рейслар каралган. Тәүге чит ил рейсы 2 ноябрьдә - Төньяк Кипрга, 8 ноябрьдә Азәрбайҗанга башкарылачак.
 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174310/

Комментарийлар