Испания туристлары Лаеш районында кунакта булды
Кунакларны җирле фольклор һәм районның өч төп милләтенең тормыш-көнкүреше белән таныштырдылар.Испания туристлары Лаеш районына "Лаеш этносферасы" экскурсион маршруты кысаларында килделәр. Экскурсия б...
Кунакларны җирле фольклор һәм районның өч төп милләтенең тормыш-көнкүреше белән таныштырдылар.
Испания туристлары Лаеш районына "Лаеш этносферасы" экскурсион маршруты кысаларында килделәр. Экскурсия барышында кунаклар хәзергәчә кызыклы тарихи-архитектура һәйкәлләре сакланган авыллар аша уздылар.
Шулай ук кунакларны Никольское авылында "Каравон" төркеме рус халык фольклоры белән таныштырды, Атабай авылындагы фольклор төркем татар телендә "Каз өмәсе" күрсәтте. Ә Ташкирмән авылында балалар ансамбле тарафыннан керәшен җырлары һәм гадәти булмаган "музыка инструменты" самовар торбасы ярдәмендә биюләр башкарылды.
Чыганак: http://sntat.ru
Комментарийлар