Логотип «Мәйдан» журналы

Ислам дине нигезләре дүрт мәзһәб карашы буенча тасвирланган энциклопедия чыкты

Казанда «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе» («Энциклопедия норм и правил Ислама») китабының төзәтелгән дүртенче басмасы дөнья күрде. Басмада ислам дине нигезләре дүрт мәзһәб карашыннан як...

Казанда «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе» («Энциклопедия норм и правил Ислама») китабының төзәтелгән дүртенче басмасы дөнья күрде. Басмада ислам дине нигезләре дүрт мәзһәб карашыннан яктыртыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.ywbrkjgtlbz
Җиде өлештән торган китапның авторы — мөселман дин эшлеклесе Габдуррәүф хәзрәт Зәбиров. Китап 832 биттән тора, ул 2 мең данә тираж белән басылды.
Китапның беренче өлешендә Ислам нигезләре темасы, дин төшенчәсе, кешенең барлыкка килү тарихы, аның бу дөньяга килүе, дөньядагы урыны һәм җаваплылыгы карала. Икенче өлешендә дин нигезләренә, һәрбер мөэмин-мөселман белергә тиешле гакыйдә мәсьәләләренә игътибар бирелә. Өченче өлештә кешенең, аның әйләнә-тирәсенең эчке һәм тышкы чисталыгы темасы күтәрелә.
Дүртенче өлештә намаз, аның нигезләре һәм догалар, бишенче өлештә ураза, аның төрләре, нигезләре һәм хикмәте бәян кылына. Алтынчыда зәкят һәм фитыр сәдакасы турында сөйләнә, җир өстендә һәм җир астындагы байлыкларның зәкяте билгеләнгән: акча, алтын һәм көмеш запаслары, товарлар, хайваннар һәм җыеп алынган уңыш. Шулай ук зәкят бирүнең җәмгыять тормышына керткән уңай йомгаклары карала.
Җиденче өлештә хаҗ, гомрә һәм Корбан темалары тикшерелгән. Монда хаҗда үтәлә торган гыйбадәтләргә кагылышлы күп мәгълүматлар бирелә.
Әлеге энциклопедик характердагы китапта мөселман кешесе өчен әһәмиятле белемнәр туплаган һәм ислам дине белән кызыксынучылар, дин нигезләрен өйрәнүчеләр өчен файдалы чыганак булыр. Басманы Казанның «Миргазиян» мәчетеннән сатып алырга мөмкин, диелә бу хәбә
 

Фото: http://dumrt.ru 


https://tatar-inform.tatar/news/religion/16-12-2020/kazanda-islam-dine-nigezl-re-d-rt-m-z-b-karashy-buencha-sur-tl-ng-n-entsiklopediya-chykty-5793109

Комментарийлар