Иске Зәйдә - Бәрәңге бәйрәме
Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында “Бәрәңге бәйрәме” оештырылды, дип хәбәр итә "Зәй офыклары” газетасы.Бу чарага алдан ук әзерләнә башлаганнар. Көзге муллыктан искитмәле композицияләр ясалган. Соңынна...
Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында “Бәрәңге бәйрәме” оештырылды, дип хәбәр итә "Зәй офыклары” газетасы.
Бу чарага алдан ук әзерләнә башлаганнар. Көзге муллыктан искитмәле композицияләр ясалган. Соңыннан “Бәрәңге бәйрәме”ндә алардан күргәзмә әзерләнеп, җиңүчеләр билгеләнгән. Ә бәрәңгедән пешерелгән ризыклар бу кичәдә табын түрендә булган.
Үзебез бакчаларда үстергән әлеге яшелчә өстәлләребездән ел әйләнә төшми. Кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бай бәрәңгедән нинди генә ризыклар әзерләнми. Гомумән, Җир-Ана бүләк иткән әлеге нигъмәттән башка бүгенге тормышыбызны күз алдына да китерүе кыен, диелә язмада.

Комментарийлар