Исеңдәме?..
Нәсер.
Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә...
Габдулла Тукай.
Балачакка кайту кешенең гомерен озайта...
Әнием сүзе.
Яңа яуган кардан алмагөл исе килә...
Тәрәзәдәге туңны эретеп, алмагөл сурәте төшерәм...
Кайдадыр аны ислемай гөле, ислүлән, бадьян гөле, әнис үләне дип йөртәләр. Ә безнең якларда – алмагөл, алма гөле...
Салкын кыш уртасында алма гөленең исе сагындыра. Ул мине кояшлы хатирәләр аланына дәшә, бәхетле һәм газаплы кичерешләремне яңарта:
– Исеңдәме?!– ди.
Исеңдәме?.. Сезнең капка төбендә, нишләптер, куерак, дәртлерәк үсә иде ул алмагөл... Дәү әниең дә аны, синең чәчеңнән сыйпаган күк, яратып назлый, яңакларын куеп-куеп исни иде... Менә ул чатнама суык гыйнвар төнендә, инде ирененә балкашык белән су гына тидереп торганда, «алма гөлен... иснәр идем...» дип, туңган тәрәзәгә таба йөзен бора; хәлнең авырлыгы олыларны да чарасыз итәдер – ырым-шырымга ышану көчәя, әллә кайсыннан шундый сүз чыга: аяз төндә нарасый теләге кабул була, имеш, диләр, әҗәлнең янәшәдә генә икәнлеген сизенеп, синең барлыгыңны да онытып, ярым пышылдап сөйләшәләр; ә син әле әкиятләр дөньясыннан аерылып ук бетмәгәнсең, тылсым-могҗиза көченә бик тә, бик тә ышанасың килә... Ишегалдында кар шыгырдый, син яланөс, яланбаш, оекчан; баш очыңа тәкә хәтле йолдызлар чекрәешеп баса; «Үлмәсен иде дәү әнием, үлмәсен иде!..» – дип ачыргаланып кычкыруыңнан Киек Каз Юлы чайпалып китә... Юк, йолдызлы күк синең ялварып иңрәвеңне ишетми...
Исеңдәме?.. Ул елны алма гөлен дә сары сукты, корылыктан тәмам кибеп ярылган иде җир, хәтта пәке кадаш уйнап булмый; болыннарда мал ирененә эләгерлек үлән юк. Көтү чираты тигәндә, сыерларны җыеп тотар әмәл калмады. Малай кешегә йөгерү болай да күбрәк тия – көтүдән җык булып кайтып утырган идең... Ник инде ул көнне әниең өйдә туры килмәгән дә, сыерыгызны саварга күрше апага әйтеп калдырган? Ник кенә күрше апа үзе урынына сиңа яшьтәш кызын кертергә булган?! Сезнең сыер болай да юаш түгел, ят кулны сизеп алса, тагы да холыксызрак; әнә инде ул кузгалып ук китте, зур ак чиләк бер читтә тәгәрәп кенә калды; күрше кызы үҗәтләнеп чиләкне торгыза, сиңа да нидер әйтә бугай: очкынлы җете күзләрен, үпкәләп турсайган матур иреннәрен күрәсең, әмма эндәшкән сүзе башыңа барып җитми, баскыч төбенә сине кемдер кадаклап куйган шикелле; ул арада сыер, үртәлеп, чиләккә таба борылды, гайрәт белән башын чайкап алды – барысы да күз ачып йомганчы; кыз кинәт, «аһ» итеп, йөзен каплады...
Шул көннән соң аның ни шатланып көлгәндә дә очкынлана алмый торган бер күзе гел сиңа текәлгән, гел рәнҗеп, намусыңа тукына кебек иде... Кибеп ярылган җир, сап-сары алма гөле, хәерсез сыер әле дә төшләргә керә, сиңа ялгышыңны төзәтергә тагын бер мәртәбә мөмкинлек бирә; ләкин бу юлы да – инде ничәнче тапкыр! – нигәдер каушап каласың, нәрсәдер кулдан тота... Күпме кабатланырга мөмкин бу газап?! Чигә тамыры авырттырып тибүгә уянып китәсең: «Онытмадыңмы?.. Хәтерлисеңме?.. Исеңдәме?..»
Тәннән китмәгән җөйләр, күңелдән җуелмаган сурәтләр адәм баласына шул сорауны тукып тора.
Җитмеш биш елдан соң Галәмне урап кайтып килүче Койрыклы йолдыз да, гүя Җирне сәламләп, шулай дәшә: «Исеңдәме?..» – ди.
Әй, ул Галлей кометасы дигәннәрен, магнитофон кәтүге кебек итеп, кирегә әйләндер идең дә анда язылып калган авазларны бер тыңла идең!.. Йә булмаса, иске кино тасмаларын ураган галәмәт бер йомгак булсын иде ул! Сүтеп җибәрәсең дә үзен, фәлән еллар элек төшереп киткән сурәтләрен кайтадан карыйсың!..
Кешелек дөньясының иң борынгы, иң мәгънәле әкият-хыялларыннан берседер ул, шәт, – Вакыт агышы белән идарә итү! Кадерле үткәннәрне кире кайтару, бәхетле киләчәкне якынайту... Йә, һич югы, котылгысыз эри баручы мизгелләрне туктатып, җир йөзендәге иң гүзәл чәчкәне – кеше гомерен мәңгелек итү!
Күп сулар аккан. Вакыт турындагы әкият чынга ашмаган. Әмма, гомер тәүлегенең бик кыска булуына карамастан, адәм баласы тормышның чиксезлеген аңлаган, үзенең дәверләр кичеп яшисе дәвамына ышанган. Шул ышану аңа көч биргән. Яшәү учагын сүндерми сакларлык, мәһабәт калалар төзерлек, йолдызларга исем кушарлык дәрт биргән! Вакыт агышының җимергеч дулкынына каршы торып, тарих хәтере пирамидаларга һәм ук очлыкларына әйләнгән, кабер ташларына һәм китапларга теркәлә барган. Катлам-катлам, баскыч-баскыч булып... Кешелек, тора-тора да, шушы баскычлар буйлап үзенең үткәненә – бала чагына кайтып килә... «Балачакка кайту кешенең гомерен озайта...»
Шулай итеп, Вакыт елгасы Кеше гомере каршында көчсезрәк булып чыга! Адәм баласы аның агышын туктата, хәтта үзе теләгән якка борып җибәрә ала! Чөнки хәтердә, һәртөрле тарихларда, китапларда Вакыт елгасы... кирегә таба агып ята!
Чү әле, кирегә таба ага, дип, ашыгыбрак әйтәбез түгелме? Вакыт дигәнең һичкайчан да чигенә алмый лабаса... Юк! Дөньядагы барлык китапларда да аның агышы фәкать бер генә тарафка юнәлгән – узганнан киләчәккә таба! Никадәр шәбрәк китап булса, бу юнәлеш, бу агым шулкадәр көчлерәк. Аның басымы, җегәре ничә дәверне иңләвендә түгел, ә халык тормышының нинди катламнарын күтәрә алуында күренә. Агымга каршы йөзү рәхәтен кичерәсең килә икән, әнә шул китапларга кереп чум...
***
Агымга каршы йөзү дип әйтүе генә җиңел...
Үткәннәргә әйләнеп кайту – ул үзеңне иң кырыс сынауларга дучар итү дә дигән сүз. Балачакның күңелебездәге саф чишмәләрен томалап бетермәдекме әле без? Элеккечә үк ихлас, эчкерсез булып кала алдыкмы? Үзебезнең фәлән абзый малае, фәлән апа кызы булуыбызны «онытып», кем әйтмешли, чабатабызны түргә элмәдекме?
Кайчандыр бергә тәгәрәп үскән малайлар, кызлар, йөзгә-йөз килеп тә, сөйләшер сүз таба алмый таптанып торабыз – шул да булдымы агымга каршы бару?! Авылда башны күтәреп карарга да вакыт юк, мәшәкать күп, дигән булабыз. Ә калада якташлар белән күрешим, дисәң, бик ансат бер юлы бар, имеш: вокзалга гына төшәсе... Анда сезнең якка кайтырга торучылар очрамый калмас.
Кызганыч: дөньяда балачакка озатып җибәрә торган вокзаллар юк. Мәгәр, балачакка кайту юлында очраша калсалар, төрле буынга караган, төрле «погон»лы кешеләр дә үзара тизрәк аңлаша алыр иде: олыларга дөньяның яктылыгы, җылылыгы мулрак тияр, яшьләргә тормышның хикмәте иртәрәк ачыла башлар иде!
Менә шуңа күрә дә балачакка, яшьлеккә алып кайтучы китапларның бик зур табышмагы бардыр кебек тоела миңа.
Кайчан – гомеренең кайсы мәлендә, иҗатының кайсы ноктасында – шушы китабына керешә язучы? Нинди көчләр аны кулына каләм алып, күңелендәге иң кадерле истәлекләрне кәгазьгә түгәргә мәҗбүр итә? Ай, Кояш тартылуларының тәэсире буламы, магнит давыллары яисә биоритмнарның катнашы юкмы монда; әллә соң бала вакытларын, әти-нисен төшендә күреп уянгач, беренче эше итеп, шул китапны язарга утырамы ул?
Кайвакыт язучылар бу сернең бер читен генә ачкан кебек тә булалар...
«Илле яшь – гомер тавының иң биек ноктасы. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый», – ди Вакыйф Нуруллин, «Ике урам арасы» дигән автобиографик әсәрен язарга керешкәндә. Һәм берочтан, уңайсызланган, акланган сыман («биографияңә иртәрәк тотынгансың...» дигән шелтәне алдан күреп): «...Алай озын гомерле, нык нәселдән түгел мин. Шуның өстенә тагын 1979 елда... теге дөньяга китеп барудан чак котылып калдым», – дип, кинаяләп аңлатуны да кирәк таба.
«Үзебезнең авылдан ерак, бик ерак идем... Баш әйләнгән, тәэсирләр шундый көчле – ниндидер бер мизгелдә үзеңне онытып, югалтып торасың... Нәкъ әнә шул мәлдә нигәдер минем йөрәгем сулыгып-сулыгып алды һәм... туп-туры үзебезнең авылга кайтасы, искә төшкән кешеләр белән капка төбендә очрашып, рәхәтләнеп бер сөйләшәсе килде». – Бу, әлбәттә, Мөхәммәт Мәһдиев – «Торналар төшкән җирдә».
«Кайдан мин, кем мин?.. Менә ни өчен... күп дистә еллар аша кайтып, бала һәм үсмер чакларымны күрәсем килә иде. Ниһаять, мин бу озын сәфәргә тәвәккәлләп чыктым», – дип сабыр гына башланып китә Әмирхан Еникинең «Соңгы китабы».
Хәер, әсәрләрнең исемендә үк анык максат, ачык мәгънә күрергә мөмкин: «Без бәләкәй чакларда» һәм «Үсә төшкәч» (М. Әмир), «Малайлыкта кунакта» (И. Гази) һәм «Без үскәндә» (Г. Гобәй)... Аннан соң «Агымсуларга карап» (Ш. Маннур) һәм «Туган ягым – яшел бишек» (Г. Бәширов), «Минем тәрәзәләрем» (Ф. Хөсни) һәм «Язмышка юл» (Н. Дәүли), ниһаять, «Җиләкле аланнар» (Р. Төхфәтуллин) искә төшә... Автобиографик әсәрләргә алай ук ярлы түгел икән безнең әдәбият. Һәр әсәрнең исеме үзенчә отышлы, үзенчә аклана икән. Әмма аларның барысын да берләштерүче исем барыбер – «Соңгы китап» бугай.
Табышмак, миңа калса, әнә шул «соңгы китап» дигән төшенчә эчендә ята.
Берничә ел элек Әмирхан Еникинең яңа әсәрен «Казан утлары»нда әлеге исем белән тәкъдим итә башлавы күпләрне аптырашта калдырган иде. Соңгы китап?! Өстәвенә – истәлек жанрында, бөтен гомер юлын яңадан (әллә соңгы тапкырмы?..) күздән кичерергә керешү... Кайбер укучылар әнә шулай хафага төште шикелле. Бер-бер артлы хатлар ява башлады, һавада өметсезлек исе аңкып китте...
Язучының һәрвакыттагыча зирәк, олпат булып калуы, гади, әмма сискәндереп җибәрерлек исемгә никадәр тыгыз мәгънә салганлыгы тора-тора гына аңлашыла бара. Һәркем аны үзенчә кабул итәр һәм, мөгаен, үзенчә хаклы булыр... Шулай да миңа аның иң якын мәгънәсе бер: кешенең үз заманы һәм киләчәк алдында соңгы чиккәчә намуслы булып калуы!
Менә шул «соң дәрәҗә»гә ирешү бик тә, бик тә авыр булса кирәк. Язучы үзе күргән, тормышта, «ике урам арасында» булган хәл-әхвәлләрне ифрат тәфсилләп, һич ялгансыз, тасвирлап килә, ләкин – дөнья шул бу! – бер заман аның теге яки бу очракта «матуррак» булып күренергә тырышуын сизеп каласың. Үзенә уңайлырак ноктадан торып фикер йөртүе абайлана... Юк, аның күңеле изгелек белән, сагыну һәм үкенү хисе белән тулы, бары тик... Җанын ярып салырга кыюлыгы җитми. Бүгенге дәрәҗәсенә күләгә төшүдән дә сагаеп кала бугай... Агымга каршы йөзү кыен шул!
Кызганыч, әлбәттә. Югалту шактый зур. Шулай да бөтенләй гафу ителмәслек хәл түгел: автор үзенең йомшак ягын укучыдан барыбер яшерә алмады бит. Бу да кырыс чынбарлыкның үзенчә ачылып китүе!
«Соңгы чик» турында сүз алып барганда, без, мөгаен, «Соңгы китап» янына «Последний поклон» дигән бер исемне янәшә куймый кала алмабыз. Иң әүвәл тышкы охшашлык күзгә бәрелер. Бу кадәресе әле очраклы туры килүдер, дип уйлыйк. Бездә аны «Бәхилләшү» дип тәрҗемә кылдылар, һәм шулай дөрес тә булса кирәк. Әлеге әсәрнең («Последний поклон»ның) аз-азлап, егерме ел дәвамында иҗат ителүен беләбез; моннан күпмедер еллар элек булган бер телевизион тапшыруда язучы үзе дә аны «иң зур китабым» дип юкка гына атамагандыр, күрәсең. Шул җәһәттән «Бәхилләшү» белән «Соңгы китап» арасындагы эчке аһәңдәшлеккә колак салыйк, әлеге янәшәлекнең «соңгы китап» төшенчәсен көтелмәгәнчә баетып җибәрүенә игътибар итик. Ләкин бу да әле иң мөһиме түгел...
Шул ук тапшыруда Виктор Астафьев «иң зур китабы»н ничек, ни өчен яза башлавын сөйләгән иде. Хәтердә шулайрак калган:
Кунаккамы, эш беләнме, туган авылына кайта язучы. Шунда аңа таныш түгел, читтән килеп төшкән бер кыз очрый. Сүз иярә сүз чыга... Кызыкайның телен кычыттырып торган бер тема бар икән: тотына, мин сиңайтим, бу яклардагы халыкны сүгәргә, әллә нинди гөнаһларда гаепләргә! Язучыбыз исә бу көтелмәгән, нахак сүзләргә шулхәтле рәнҗи, авылдашларын яклап ни әйтергә дә белми. Яла ягучының авызын томаларлык җавап кайтара алмавы да эчне пошыра, тынгылык бирми. Аннары соңгы елларда менә шундый, үзе эчкән коега төкерүчеләр, авылны кыргыйлыкта, мәңгелек томаналыкта гаепләүчеләр ишәя бара бит. Кичекмәстән кулга каләм алырга, берни дә уйлап чыгармыйча, кешеләрне үз исемнәре белән язарга кирәк. Белсеннәр әле аның авылдашларының да кем икәнлекләрен! Гомер-гомергә тормыш йөген төпкә җигелеп тарткан гади кешеләрнең учактагы куз кебек кадерләп саклаган күңел яктысын күрсеннәр әле!
Менә шулай, бер кызга «үч итеп» языла башлаган әсәр икән ул «Бәхилләшү».
Бу вакыйгада, минем карашка, аеруча кызыклы нәрсә – язучының иң соңгы чараны сайлавы. Иң соңгы дәлил итеп үзенә таныш, уйлап чыгарылмаган кешеләргә таянуы, аларның уйлап чыгарылмаган тормышын тасвирларга керешүе. Гади генә әйткәндә, һәр нәрсәне үз исеме белән атарга алынуы. Балачакка, яшьлек елларына алып кайта торган Соңгы китапларның төп вазифасы әнә шунда булса кирәк. Ерак Себер авылында булган хәл-әхвәлләрне татар агайлары, татар апайлары «бу бит безнең хакта да» дип укыйлар икән, әлеге бурыч тулысынча үтәлгән дигән сүз.
«Без – кырык беренче ел балалары» кебек әсәрләрдәге балачак тәэсирләре дә әнә шуңа күрә дөньякүләм әһәмияткә ия! Алардан башка сугыш турындагы дөреслек һич тә тулы булмас иде. Бөтен бер буын язмышын, «шинельсез солдатлар» хакыйкатен яклап, алар окоп хакыйкатен раслаучы иң җитди әсәрләр белән бер сафка басты.
Юк, әлбәттә, тылга яки фронтка, сугыш заманына яки тыныч елларга карап, хакыйкать ике төрле була алмый. Дошман чолганышында, кискен көрәш шартларында яшәү безне аеруча уяу булырга һәм, авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермәскә өйрәтте. Безгә әле дә ятлар алдында сер бирергә ярамый. Ләкин һәр нәрсәнең икенче чиге дә бар. Артык «уяулык» күрсәтеп, үз иптәшеңә, хәтта халкыңа зарар салырга, сер бирмик, дигән булып, дөреслекне үз-үзеңнән, халыктан яшерә башларга мөмкин. Узган дәверләр шушы яктан шактый гыйбрәтле булды...
Ярым-йорты дөреслек ялган, яла, әләк тегермәненә су коя. Яртылаш кына дөреслектән йөрәкне май баса, зиһен үшәнләнә, алга таба бару туктала! Җәмгыять үсешенең бүгенге көне әнә шулай чаң кага, җиргә, тормышка якынаюны, халыкның аңында һәм көнкүрешендә барган катлаулы хәлләрне бөтен чынлыгында өйрәнүне таләп итә.
Бармактан суырып алынган «конфликтларны чишә-чишә, искечә фикер йөртүне заманга яраклаштыра торгач, китапларыбызда шактый тынчу һава барлыкка килә башлаган иде. Еллар узган саен «чын хикәя»ләргә сусау арта барды. Документаль прозага, тарихка тартылу күзгә күренеп көчәйде. Һәм кинәт... язучылар балачакларына, яшьлек елларына «кайта» башладылар. Автобиографик әсәрләр активлашты, аларга игътибар артты. Бу да очраклы хәл булмаска тиеш!
Әлбәттә, узган юлга борылып карау теләге, үткәннәрне сагыну хисе кешенең табигатенә салынган: «Сабый чагын сагынмакта һәр шагыйрь дә...» Үзең дә сизмәстән, «күңелне хатирәләр өермәсе биләп ала... Әллә кайчаннан йокымсыраган әллә кайсы кылларны тибрәтә...» Ләкин балачакның җиләкле аланнарында безне Заман авазлары сискәндерә: «Җил уңаена аермачык ишетелә: соңгы хәбәрләр тапшыралар. Аланда дөнья хәлләре яңгырый. Бик тынгысыз һәм шактый шөбһәле дә хәбәрләр...» Ә бит «болай ук булыр дип уйламаган идем. Бары тик күрешеп кайтырга дип кенә килгән идем мин сезгә, балачагым аланнары!» – ди язучы, үзе дә аптырашка калган сыман... (Р. Төхфәтуллин. «Җиләкле аланнар»). Сагыну хисе әнә шулай, заман гамьнәре белән кушылып, катлаулана.
Сагыну хисе генә алып кайтамы балачакка?
Кабат укып карыйк әле Аяз Гыйләҗевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт»ен, укып карыйк аның «Язгы кәрваннар»ын. Кырыс һәм якты әсәрләр. Иң тәэсирле буяулар белән Вакыт сурәтен төшерергә, иң сизгер прибор – бала күңеле аша чор импульсларын тапшырырга омтылып язылган китаплар. Шул ук вакытта без язучының дөньяны киң, олы бәйләнешләрендә ачарга, заман тормышына җитди анализ ясарга теләвен дә күрәбез.
Тормыштагы катлаулы хәрәкәтне, четерекле багланышларны бала, яшүсмер күзләре белән тасвирлау – әдәби алыммы ул? Әдәби алым булуы да ихтимал. Ләкин үзмаксат түгел. Биредә язучының максаты ифрат җитди: тормышны аңларга өйрәтү... Ихтимал, бу зурдан кубыбрак әйтү булыр; әлеге җөмлә артында ук: «Йә, ничек, өйрәтә алганмы соң?!» – дигән бер усал сорау посып торырлык күләгә дә бар. Ә минемчә, максатның зурдан куелуы үзе генә аерым әһәмияткә ия. Әлеге әсәрләр, чыннан да, яшь укучының күңелен җитди уйлар, тирән кичерешләр белән баету, аны фикерләүдә тормышчанрак, олырак итү, үстерү эшенә үз өлешләрен кертәләр. Ә бу эшнең, белгәнебезчә, ахыры-азагы юк, һәм анда, бик күп бүтән көчләр белән бергә, дөньядагы барлык-барлык гуманистик китаплар да катнаша.
Балалар әдәбиятын, М. Мәһдиев әйтмешли, «тавык чебиләре карашып һәм күрше әбигә утын ярып, су китереп ярдәм итә торган «положительный» малайлар турында» язылган китаплар гына билгеләми. Тарсынмыйк, андый әсәрләрнең дә үз укучысы, үз урыны бардыр! (Тимурчылар хәрәкәтенең кәгазьдә генә кала баруы яшь буында каты күңелле кешеләрнең ишәюе булып кайта...) Әмма әлегедәй китаплар – ашыйсы килгән балага көн саен бер балык тотып бирүне хәтерләтә. Ә бу – мәсьәләне ахыргача хәл итү түгел, бу – вакытлы, ярым-йорты чара гына; бераз исәя-үсә төшкәч, безнең үзебезнең дә балык тотасыбыз килә; менә шул чакта инде «балык тотарга өйрәтә торган» китаплар кирәк була. Кызганыч ки, турыдан-туры шушы максатны – үстерү максатын куйган әсәрләр күп түгел. Ә ихтыяҗ зур. Менә кайда ул вакансия!..
Шөкер, безне яманлыкка өйрәтүче китаплар әлегә юк шикелле. Әмма яхшыны яманнан аерырга җитәрлек дәрәҗәдә өйрәтә торган китаплар күпме?
Дөньяны бәяләү бизмәнен биш баллы система белән генә алыштырып бетермәдекме? Мәктәпне, укытучыны изге итеп карау кай арада сукыр мәхәббәткә әверелергә өлгерде?.. Мәктәпне тормыш куйган таләпләрдән, тәнкыйть сүзеннән аралап, без хәтта ата-аналар белән көрәштек. Кайчакта бу көрәш нигезсез дә булмагандыр. Ләкин мәктәп тирәсенә «кытай стенасы» корып җиткергәндә генә... Анда заманнан артта кала башлау, тормыштан һәм хезмәттән аерылу, искелеккә ябышып яту галәмәте күренде, формализм яралгылары беленде... Пыяла калпак астында калган балалар көн мәшәкатьләреннән, җир тойгысыннан, хәтта туган телдән аерыла башладылар, инде унсигезенче яшь белән барганнары да «тормыш бусагасына» гына бастылар... Ә бит шушы еллар эчендә мәктәп тормышына багышлап күпме әсәр язылды. Алар арасында мәгълүм кимчелекләрне генә булса да таныган, алардан арынырга вакыт җитте, дип чаң сукканы булдымы? Нигәдер андый китап истә калмаган.
Әйе, үсүче кеше бу катлаулы дөньяда гел яхшылык белән генә очрашып тормый. Сорыкортлар, тыштан «дөрес» хәрәкәт итүче икейөзлеләр, тагын әллә кемнәр арасында да яшисе бар. Әшәкелекне еш кына танып алуы да читен. Шул ук вакытта ул бик җисми: әйтик, беренче чәркә яисә кастет рәвешенә керә, ә кайчакта турыдан-туры мигә, йөрәккә сузыла... Карап торышка әллә ни дәһшәтле булмаса да, кара көч үз эшендә: иммунитеты булмаган йөрәкләрне ул тиз кимерә.
Ә иммунитет, ягъни каршы тора алу сәләте нилектән җитми? Мәктәптә дә, өйдә дә безне тормыш чынбарлыгыннан араларга, янәсе, «җәрәхәтләмәскә» тырышкангамы әллә? Без укый торган китапларның җавабы «артында» булганга һәм аларның һәммәсе диярлек уңай чишелеш белән беткәнгәме? «Положительный малайлар» турында гына язылган китапларны укыгач, уйланыр, бәхәсләшерлек мәсьәләләр калмый, билгеле. Инде мондый «җиңел үлчәүле» әзерлектән соң, җитди нагрузканы күтәрә алмасак, хәтта күтәрергә теләмәсәк тә гаҗәп түгел. Җилгә каршы нигә барырга, агымга каршы нигә йөзәргә?..
Катлаулы бәйләнешләр белән чуалып беткән тормыш чытырманына яшь йөрәкләр ничек килеп керә? Дөнья күләмендә танылган китаплардан тыш, чор һәм җирлек ягыннан безгә якынрак берәр исемне искә төшерик. Мәсәлән, Мостай Кәримне... Аның «Озын-озак балачак» әсәрендәге малайларны... Уен белән тормыш арасындагы чикне узганда, алар үзләрен ничегрәк хис итә? Хәер, монда әлеге чикне аерып кына күрсәтүе дә кыен. Язучының яшь геройлары әсәрнең буеннан-буена «чик буе полосасы»нда яши кебек. Шуңа күрә аларның балалыктан олылыкка күчеше дә табигый, сизелер-сизелмәс кенә булып тора. Яшүсмер малайлар белән коточкыч янәшәлектә тормышның матурлыгы һәм ямьсезлеге икеләтә кискенрәк, контрастлырак – ифрат дәрәҗәдә чын булып ачыла. Кырыс дөнья үзенең бөтен авырлыгы белән изәргә ябырылып килгәндә, язучы шушы малайларны, үзенең балачагын, кешелеклелекне яклап көрәшкә ташлана...
«Озын-озак балачак»ның төп үзенчәлеге, минемчә, – кеше гомеренең иң кызыклы бер дәверен «олы тормышка әзерләнү чоры» дип баласытмыйча, җитди төсләрдә, асыл мәгънәләре белән тасвирлауда. Әлеге максатына ярашлы рәвештә, язучы дөньяга бала күзе белән карау түгел, ә балага... үз күзләрен «биреп тору» юлын сайлый.
Ә Мөхәммәт Мәһдиев малайлары? Аларны да бер күрү белән хәтерләп каласың. Бигрәк тә шунысы кызык, әсәргә «алып керү» белән, алар төрлесе төрле якка чабыша башлый. Бүтән берәр язучы булса, ул тиктормасларны бер тирәгә җыя-җыя хәлдән таяр иде шикелле... Ә менә бусы, Ш. Маннур әйтмешли, «мин» дигән малай. Бер карыйсың – ул үзенең яшьтәшләре арасында, аларның бөтен хикмәтләрен «тылдан» күзәтеп утыра; икенче карыйсың – бу малай күздән эреп югалган, хәзер ул Әлтафиләргә, Әркәшәләргә, Гыйззәтуллиннарга таркалып чыккан; инде менә ул, еллар аша үрелеп, үз яшьтәшләренең, үз балачагының башыннан сыйпап уза: чәчендә чал, күзендә яшь... Күр әле, «мин, мин» дигәләп искә төшергәли торса да, чынлыкта, «мин» дигән ул малай юк икән ич «Без – кырык беренче ел балалары»нда! Без аның юклыгын сизмибез генә икән. Чөнки бөтенесен дә аның күзләре белән күрәбез, үзебез дә сизмәстән, аның уена ияреп-буйсынып барабыз. Хәтта бу: «Туйларында мин дә булдым, сый-хөрмәт шәп иде, тамак кына туймады», – дигән шикелле әкият алымын хәтерләтеп куя...
«Озын-озак балачак», «Без – кырык беренче ел балалары» кебек әсәрләрдә шушы «икеләтелгән» караш, бер яктан, табигатькә һәм кешеләргә балаларча сиземләүле якынлык, икенче яктан, матурлык һәм яшәеш кануннарын олыларча җитди аңлау бергә кушыла. Аларның «ике адреслы» булып чыгулары да шуннан. Яшь укучыны вакыйгалар ягы, тышкы хәрәкәт ныграк җәлеп итсә, олы кешене күңел хәрәкәте, хис-кичерешләр тирәнлеге дулкынландыра төшә. Димәк, бу китаплар белән бала чагында очрашкан кешене киләчәктә янә бер ачыш көтә әле!
Борынгылар, адәм баласы олыга-кечегә бүленми: җаннар бер яшьтә, дип санаган. Бу ышануда гаҗәеп фәлсәфә бар. Тормышның бербөтенлеген тану һәм рухи тәҗрибәнең буыннан буынга тапшырыла килүен искәртү...
***
Безне «үстерә», күңелебезне рухи тәҗрибә белән баета торган китапларның буш җирдә барлыкка килмәве мәгълүм. Монда язучының шәхес буларак байлыгын, көн-заман агышына караш үткенлеген дә, ниһаять, үзенә генә хас балачак тәҗрибәсен дә искә алмый мөмкин түгел.
Казан артының хикмәтле кешеләре, хикмәтле әкиятләре белән бизәлгән, бәхетле мизгелләргә һәм газаплы кичерешләргә мул булган балалык көннәре... Бәләкәй Апушны «зуп-зур Тукай» итүдә аларның өлеше азмы! Ә Тамбов урманнарындагы усак яфраклары шавының Такташны шагыйрь итүдә катнашуын кем инкарь итәр?.. Туган як болыннарының «сөйли торган материя»сеннән, Кармәт күгендә пәйда булган Койрыклы йолдыздан Туфанны аерып кара!..
Сабый чак тәҗрибәсе – ул безне туган җир, туган тел белән ялгап торучы иң нечкә, иң мөһим җеп. Ул – кайнар туфракның ярмаланып кыштырдавын, дымсу чирәмнең кетер-кетер үсүен ялан тәпиләрең белән тою кебек үк, йөрәкне кысып ала торган рәхәт бер тойгы. Туган төбәк сурәтләре, үз-үзеңне белә башлаганнан бирле күреп-аралашып яшәгән кешеләр, авыл хикәятләре... Болар барысы бергә, балачакның кыйммәтле тәҗрибәсе булып, әдипнең бөтен иҗаты буенча бара, язган һәрбер юлын – эчтәлеген, рухын сугара, барча күзәнәкләренә тарала.
Әйтик, Аяз Гыйләҗев үскән якларны безнең һәркайсыбыз барып күрә алмый, ә менә аның китапларын укыганда, Югары авыл, Түбән авыллар тирәсендә әйләнә торгач, шактый җисемле булып бер күренеш күз алдына килә... Син аны үз авылың төсмерләре белән дә тулыландыра төшәсең; тора-бара, бу төбәкне элек-электән белгәнсеңдер шикелле тоела, ул инде күңелеңдә яши башлый...
Җанга якын күренешләр – чишмә-су буйлары, урам-тыкрык рәвешләре, әрәмәлек һәм болын-басулар – язучының төрле әсәрләрендә рәшә төсле ияреп-озата бара. Һич тә көтелмәгән урыннарда, кайчак хыял көче белән тергезелгән дөнья таралып китәр төсле тоела башлаганда, чынлык талисманы булып, балачак сурәтләре калкып чыга.
Хәтта ерак дәверләр катламын күтәрүче китапларда да ташкүмер эчендә калган урман шавы кебек балачак тәҗрибәсе яши!..
Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романын ачабыз да укып китәбез: «Бөтен җир өстен, киң даланы аксыл яктылык белән сыеклатылган караңгылык каплап алган иде. Күктән, көндәгечә елмаеп, йолдызлар карый, йолдызлардан бик нык аерылып, китек табак сыман ай балкый иде...» Егерме ике гасыр элек балкыган айны язучы кайчан шундый итеп – китек табакка охшатып күргәндер, кистереп кенә әйтүе кыен. Аның әле генә «каләм очыннан төшкән» ай булуы да бик ихтимал. Әмма нарасыйларча самимилек бөркелгән әлеге сурәтнең балачак тәҗрибәсе белән баглы булуына ышанасы килә! Ни генә әйтмик, язучы да – бала, бу дөньяның олы яшьтәге баласы бит...
Шунысы гаҗәп: «балалар өчен» дип мөһер сукмаган китапларга да, катлаулы тормыш мәсьәләләре хәл ителеп, күңел драмалары уйналып яткан бер мәлдә, каяндыр Бала йөгереп керә. Еш кына ул унөч-ундүрт яшьлек үсмер бугай. Ни өчен унөч-ундүрт яшь? Чөнки, «беләсез, бу шундый вакыт инде – күңел кыллары үзеннән-үзе тибрәлеп, йөрәктә җыр-моң туарга гына тора! Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы». Бу – үз-үзенә «урын таба алмыйча гел борчылып йөргән, нидер сизенеп көткән иртә яшьлек...» Еллар үтә, Әмирхан Еникинең әлеге хикәяләренә («Курай», «Җиз кыңгырау») без шул үтелгән еллар катламы аша карыйбыз... Ә теге Малай һаман да булса ундүрт яшендә!.. Ләкин аның үсеше – олырак мәгънәсендә – безнең күңелләргә күчеп дәвам итә.
Иҗат дөньясының нечкә төсмерләрен тояр өчен менә шушы Малай да бик әһәмиятле икән ләбаса. Әсәргә ул үткән белән киләчәкне ялгый торган офык сызыгы булып керә, рәссамнар әйтмешли, «перспектива бирә». Ә ераклашкан саен зуррак, ачыграк булып күренә баруны «кире перспектива» дип атыйлар шикелле. Биредә, балачак хакында сүз барганда, менә шул төшенчә төгәлрәк.
***
...Юлда ике апаның сөйләшеп кайтуы колакка керә. Тыңламас җиреңнән тыңларсың: рәхәтләнеп гөрләшәләр, әйтерсең лә болар автобуста икәве генә. Киленнәрен, кияүләрен искә алып, сырхауларын санап бетергәч, сүз үзеннән-үзе үткән гомер темасына күчә. Апаларның берсе көтмәгәндә бу темадан баш тарта:
– Балачагымны төшләремдә күрсәм дә, йөрәгем урыныннан куба. Уф, ярый әле төш кенә икән, дип сөенеп уянам... Кире кайтмасын иде инде ул заманнар!
Автобуста беркавым тынлык урнаша. Әйтәм ич, болар икәү генә шау итәләр, дип. Менә, «сагынмыйсыңмы?» дигәне шундый кискен җавапны әле башына сыйдыра алмый утырадыр... Мин ирексездән шул якка борылып карыйм. «Кире кайтмасын иде!» – дигән апаның күзләре, җил исеп куйганын сизгән утлы күмер төсле, көйрәп ала. Тавышына сагыш-моң, өзгәләнү бәреп чыга:
– Әй, яшьлек – яшьлек шул инде... Чабаталы, канлы-яшьле булса да! Бер минутын кире кайтарыр өчен әллә ниләр бирер идем!
Шушы сөйләшүне, магнитофон тасмасына яздырып калган кебек, кабат-кабат күңелдән кичерәм. Анда бер караганда бик гади генә тоелган сорау бар: кешенең ни өчен бала чагына кайтасы килә? Хәтта ул бик газаплы, канлы-яшьле булса да?..
Без инде әлеге сорау тирәсендә шактый әйләндек. Ләкин балачакның тарту көче, үзенә күрә «гравитация кыры» нидән гыйбарәт булганлыгын ахыргача ачыклап бетерә алырбызмы икән?.. Күрәсең, ул без белгән законнарга гына нигезләнмидер.
Шулай да бер нәрсә ачык: балачак тойгысы – бу гаҗәп халәт – бездә тормыш-вакыт агышына сизгерлек белән бергә арта.
Гомер уза, җир ераклаша һәм бер үк вакытта якыная да бара. Беренче тапкыр яланаяк тойган җир – салкын тәнне көтеп торган җир... Шушы бер-берсен бик ерак һәм бер-берсенә искиткеч якын аралыкны кеше үзенең бала чагында калган төстәше белән сөйләшә-сөйләшә уза. Вакыт-вакыт алар бергә кушылып китә, ә кайчакта берсен-берсе танымый ук торалар...
Гомер юлы кылдан нечкә, кылычтан үткен. Кешене шул юл буе бер сорау эзәрлекли: «Исеңдәме? Адәм баласы икәнлегеңне онытмадыңмы?» Ә заман ашыктыра, куалый, – уйланып торырга вакыт юк; сорауны эченә яшерә дә, алга атлый кеше. Сер бирмәскә – өндәү билгесе шикелле тураеп барырга тырыша. Шактый вакытлар бу аңа мөмкин дә була... Ләкин көннәрнең берендә җегәр кими, көч-дәрман китә башлый, һәм әлеге, эчтәге сорау билгесе кешене яңадан бөгеп китерә: «Адәм баласы икәнлегеңне онытмадыңмы?» – ди.
Балачакка багышланган китаплардан да безгә әледән-әле шул сорау ишетелеп тора. Әнә бер киштәдән безнең бабайларның малай чагы эндәшә. Менә бу китапта – әти-әниләребез яшьлеге... Кызык бу сөйләшү. Теге ярда олылар, бу ярда – без, алар башлаган эшне дәвам итүче, тормышны алар ярдәмендә тирәнрәк аңларга омтылучы буын. Теләгебез бар, сәләтебез бар; илне, дөньяны матуррак итәсебез килә, – булыш безгә, Китап! Балачакны – күңелдәге сафлыкны кер тидерми саклыйсы иде. Үзебезгә бирелгән вакытның мәңгелектә бер тузан бөртеге генә түгеллеген исбатлыйсы иде.
...Ә Галәмдә, Галлей кометасы тәүмәлеге булып, зур сорау билгесе очып бара:
– Исеңдәме?! – ди.
Ул миңа... «Исеңдә тот!» булып ишетелә.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Комментарийлар