Иртәнгә күз төпләрегез шешенәме?
Табиблар моның сәламәтлек белән җитди проблема билгесе булуын кисәтә.Иртә белән кешенең бите шешенеп уяну сәламәт яшәү рәвеше бозылу гына түгел, ә сәламәтлек белән җитди проблемалар билгесе дә булырга...
Табиблар моның сәламәтлек белән җитди проблема билгесе булуын кисәтә.
Иртә белән кешенең бите шешенеп уяну сәламәт яшәү рәвеше бозылу гына түгел, ә сәламәтлек белән җитди проблемалар билгесе дә булырга мөмкин.
Мондый очракларда табиблар бөер һәм йөрәк-кан тамырлары системасының сәламәтлегенә игътибар итәргә киңәш итә. Эш шунда ки, йоклаган вакытта кеше еш кына бәдрәфкә көндезге кебек йөрми, шуңа күрә күз төпләренә һәм кабакларына сыеклык туплана башлый. Бөерләргә төнлә, горизонталь хәлдә эшләү кыенрак, өстәвенә, төнге сәгатьләрдә гормональ фон да үзгәрергә мөмкин.
"Йөрәк белән бәйле шешенү иртәнге якта азрак була: йөрәккә, киресенчә, йөкләнеш күбрәк булганда көндез эшләве авыррак", — дип билгели Sputnik радиосына биргән интервьюсында медицина фәннәре кандидаты, косметолог Алисә Шарова.
Күз төбендәге һәм күз кабагындагы шешенүне тиз бетерү өчен табиб битне салкын суда чылатылган мамык тампоннар белән юарга киңәш итә. Битне боз белән сөртергә киңәш ителми, чөнки бу тирене бозарга мөмкин. Әйтергә кирәк, борын-борыннан битне нәкъ менә салкын кое суы белән юу файдалы саналган. Җыелган сыеклыкны тизрәк бетерү өчен кул белән ясалган гади массаж да ярдәм итәчәк.
Профилактик чаралар сыйфатында косметолог йоклар алдыннан алкоголь, шулай ук тозлы, ачы һәм майлы ризык кулланудан баш тартырга киңәш итә, алар сыеклыкны тотуга һәм шешенүне көчәйтүгә ярдәм итәчәк.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: ok.ru
Комментарийлар